|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.10.2025
Арча шәһәре һәм авылларда юллар асфальтланды
Арча стадионы, Казансу паркына йөрергә еш төшкәнлектән (җәяү дә, машина белән дә), эх, җәяүлеләр өчен тротуар булса, дип хыяллана идем. Чөнки бу машина юлы велосипедчылар, җәяүлеләр өчен хәтәр иде. Күңелсез очраклар да булгалады.
Шулай быел апрель ахырында җәяүләп стадионга төшеп барам, күрәм, стадионга, Казансу паркына төшүче машина юлы кырыена тротуар ясыйлар. Фотога төшереп алып, юлчылар белән сөйләшеп, яңалыкны газетабызның сайтына куйдык. “Арча стадионына, Казансу паркына төшә торган юлга тротуар ясыйлар” дигән баш астында быелның 26 апрелендә басылды ул. Сүз дә юк, зур яңалык.
Арчадагы Җиңү паркы, урам базары урнашкан Галактионов урамындагы юл төзелешенә дә игътибар итми калмадык. Шулай ук юл төзелешенең барганын күреп тордык. Арчаның үзәк Интернациональ урамыннан поликлиникага таба илтүче Союз урамындагы машина юлына асфальт җәеп, кырыена тротуар ясалуы әһәмиятле яңарыш булды.
Арчаның шәрык өлешендәге мәчет яныннан үзәк Большая урамына чыгучы “Второй проезд Восточный” урамы чокырлы-чакырлы бик начар хәлдә иде. Бу урамда бер яклы гына машина хәрәкәте. Шулай ук монда юл төзелеше барды. Хәзер анда машинада җырлап йөрисең.
Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов безгә шатлыклы хәбәр җиткерде. “Бездә элекке асфальт 2004 елны салынган иде. Асфальты бөтенләй калмаган иде инде, - дип сөйләде ул. – Быел юл төзелеше буенча мәктәп янында зур эшләр башкарылды. Мәктәп территориясе өр-яңадан асфальтланды, урам якка да яңа асфальт җәелде, машина кую урыннары киңәйтелде. Бик әйбәт булды”.
Алда санап үткән эшләрне Арчадагы “Юл сервисы” ширкәте башкарды. Бу хакта җитәкчесе Илдар Котдусов белән сөйләштек.
- Безнең “Юл сервисы” 2014 елны оешты, - дип сөйләде Илдар Котдусов. – Элек “Монолит” дип йөртелде ул. Безнең оешма юл эшләренең төрлесен башкара.
- -Быел күп эш башкардыгызмы?
- Бик күп.
- Төгәлрәк, нинди эшләр башкарасыз?
- - Без Арча шәһәрендә һәм авылларда урамдагы юлларга, төрле объектлар яннарына, мәйданнарына асфальт җәябез, тротуарлар эшлибез. Менә, мәсәлән, Арчаның поликлиника каршындагы Союз урамы бик начар хәлдә иде, без анда ел саен юлдагы чокырларны ямадык, ямау өстенә ямау сала идек, хәзер без аны тулысынча асфальтладык. Асфальтлау ул әзер урынга асфальт җәю генә түгел. Төрле программалар бар. Менә ДУС (юл, урам челтәре) программасы бар. Мәсәлән, Арча станциясендә быел Гафури урамын, Арчаның шәрык өлешендә Ахунов урамын тулысынча асфальтладык. Тагын БДД – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программасы бар. Бу программага “лежачий полицийский”лар, кайбер тротуарлар, мәктәп автобусларына тукталыш мәйданнарын эшләү керә. Авыл урамнарын, обьектлар яннарын да асфальтлыйбыз, вак таш җәябез. Менә безнең эштә төп юнәлеш шушы инде.
- Сыйфатны кем тикшерә?
- Сыйфатны “Стройнадзор” һәм заказчы вәкилләре тикшерә. Сыйфатны тикшерүчеләр алдан хәбәр итеп килмиләр. Алар эш вакытында, эш тәмамлангач та киләләр. Асфальтны тишеп алынган проба лабораториягә китә. Анда асфальтның тыгызлыгы, составы карала. Шул асфальтка проба алу өчен ясалган тишектән ком белән вак ташның калынлыгы үлчәнә.
- Сездә ничә кеше эшли?
- -28 кеше эшли.
- Сез асфальт җитештерәсезме?
- - Без асфальт һәм бетон да эшлибез. Элек еракка китеп эшләүләр дә бар иде. Тәтешкә кадәр йөри идек. Тәтештә дә, аннары Актанышта эшләдек. Хәзер Арчада гына. Еракка йөрүләр файдага түгел.
- Сезгә эшне кем бирә?
- Юл эшләрен тәкьдим итүче конкурс-тендерда катнашабыз.
- Быел Арча шәһәрендә юл төзүче башка оешмалар да эшләдеме?
- Мәсәлән, Арча үзәгендәге хакимият каршындагы җәяүлеләр урамын, ял мәйданын “Эталон” оешмасы эшләде.
- Быел Арчада кайсы урамнарга яңа асфльтбетон җәйдегез?
- Азин, Молодежная (51 йорттан 73 йортка кадәр), Н.Сафин (34 - 47А), Восточная, Александров, Ежков, Сызгановлар, Галактионов, Г. Ахунов, К. Тинчурин, Кол Гали, М. Гафури, Союз, Большая урамыннан Космонавтлар урамына кадәр квартал, Вокзал, Мостовая, 3нче тыкырык, шулай ук Алга Көек, Яңа Кенәр, Үрнәк авылларында кайбер урамнардагы юллар яңартылды.
- Тротуарлар турында да мәгьлуматлар ишетәсе килә.
- Быел Арча-Сеҗе машина юлы кырыена тротуар эшләнде. Стадионга төшү юлына тротуар сузылды. Маяковский урамы шулай ук яңа тротуарлы булды.
- Машина кую урыннары, мәктәп автобуслары тукталышы павильоннары эшләнде. Өч мәктәп яны тигезләнде һ.б. Юллар төзелеше дәвам итә.
- Форсаттан файдаланып, юл төзүчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Үзебезнең коллективка юл төзүдә керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Һәркемгә исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим!
- Эшегездә уңышлар! Һйнәри бәйрәмегез белән! Исән-сау эшләргә., халыкны куандырырга язсын!
Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-sahare-ham-avyllarda-iullar-asfaltlandy
