|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.11.2025
Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр текте
Курса-Почмак авылында махсус хәрби операция зонасына һәрдаим ярдәм итү чаралары оештырылып тора. Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, шәхси эшмәкәрләр, авыл халкы берләшеп, яу кырындагы ир-егетләргә кирәк-яраклар җибәрә.
Мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева белән элемтәгә кердек. Күптән түгел генә биредә хәйрия ярминкәсе узган, хәрби операциядә булучыларның өйләренә барып, якыннарының хәлләрен белеп торалар.
- 29 октябрь көнен мендәрләр көне дип игълан иттек. СВО да хезмәт итүче егетләребезгә йөрәк җылыбызны биреп, йомшак мендәрләр ясадык. Тегүче кызларыбыз Гүзәлия Хәсәнова, Флера Исмәгыйлева, Резидә Сәмигуллина, Алсу Шәйхиева, ирле-хатынны Хафизовлар, Гадилә Гыйләҗиева, Вәсилә Мотыйгуллина тегү машиналары белән тышлыклар тектеләр. Апаларга, кызларга, булышкан һәркемгә зур рәхмәт.100 штук булды, Аллаһка шөкер, – диде Сәрия ханым
Гөлнур Миннебаева
