|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.11.2025
Арчаның 6нчы мәктәбенә - 8 яшь
7 нче ноябрьдә Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе үзенең 8 еллык туган көнен билгеләп үтте
Мәктәп үз тарихын 2017 нче елдан башлый.
«Бүгенге истәлекле датага багышланган бәйрәм чарасында укучылар мәктәп тарихы белән таныштылар, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасын карадылар, тәнәфес вакытларында татар милли уеннарында актив катнаштылар. Һәркем мәктәпкә җылы теләкләрен әйтте, киләчәктә уңышлар теләде. Көн бик күңелле, онытылмаслык вакыйгалар белән узды. Белем йортыбызның әлеге тантаналы бәйрәм көне укучыларның һәм укытучыларның күңелендә җуелмас эз калдырды», – дип язылган мәктәпнең ВК төркемендә.
Мәктәп директоры Филсинә Закирова билгеләп үткәнчә, мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Казан шәһәренең дәрәҗәле югары уку йортларында, хәтта Мәскәү, Ижау калаларының югары уку йортларында да белем алалар. «Безнең мәктәп укучылары киләчәктә үзләренең максатларына ирешәчәкләр, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булырлар», – диде ул
Фотолар мәктәпнең ВК төркеменнән алынды
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-6ncy-maktabena-8-ias
