|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
16.11.2025
Тернәкләндерү үзәге җылылык бүләк итә
Чың күңелдән: «Өмет чатуысы» үзәге тәрбиянчеләре Ватан сакчыларына җылылык бүләк итә
«Өмет чаткысы» тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм бездә эшлүче хезмәткәрләр махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләделәр. Поект гади һәм бик тә кирәкле – мендәрләр әзерләдек
Өйләреннән ерак булган батыр йөрәкле ир-егетләргә бераз гына булса да өй җылысын тойсыннар дидек. Ә балаларга мендәрләр иҗат итү файдага гына - тукыма, ефәк һәм энә белән эшләү бармакларны чыныктыра, игьтибарны арттыра, күңел күтәренкелеге бирә. Бу юлы аларның хезмәте бигрәк тә аерым мәгънәгә ия. Игелекле хезмәт.Тәрбиячеләр һәм педагоглар балаларның бу эшне нинди җаваплылык һәм тырышып эшләүләре белән горурланалар. Алар үзләре тукымалар сайладылар, мендәр эчен йомшак тутырма белән тутырдылар.
Бездән теләк шул: безнең сугышчылар безнең турыда белсеннәр: без аларны онытмыйбыз! Көтәбез һәм ышанабыз! Мендәрләребездә безнең чын күңелдән «рәхмәт» хисләре һәм тизрәк өйгә исән-сау кайту теләкләре.
Безнең илебез җиңел булмаган чорлар кичергән. Шундый көннәрдә бердәмлек һәм үзара ярдәм бигрәк тә кирәк.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ternaklanderu-uzage-ylylyk-bulak-ita
