События

Якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улын туган көне белән котлыйбыз! 26.11.2025

Якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 26 ноябрь көнне якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне!

Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Галиуллин Рөстәм Госман улы 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Нурсия татар теле һәм әдәбияты, ә әтисе Госман математика укытучысы. Зур хөрмәткә лаек булган укытучылар гаиләсендә ике апасына кадерле энекәш булган Рөстәм балачагын бик бәхетле үткәрә. Ул туган авылында урта мәктәп тәмамлый.. Мәктәптә укыганда һәр Наласа малае кебек татарча көрәш, волейбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына. Рөстәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә. Шул елларда “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларына йөри башлагач, иҗат дөньясына тартыла. Университетта укыган вакытында ук ул “Чаян” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли башлый.

Рөстәм Галиуллин – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү, “Идел яшьләр үзәге”, Татарстан язучылар берлеге оештырган бәйге – “Иделем акчарлагы”нда проза әсәрләре буенча 2006 елда 1 урынга, 2007 елда Гран-прига лаек булды. 2007 елда әдәбият һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен Арча якташлык җәмгыяте премиясе бирелде.

Ул 2009 елда Татарстан Журналистлар союзына алына. Шул ук елда Татарстан Журналистлар союзы белән берлектә “Татмедиа” агентлыгы оештырган Х11“Бәллүр каләм–2009” журналистлар бәйгесенең “Ел ачышы” номинациясендә җиңү яулый. 2009 елда публицистика жанрында ирешкән уңышлары өчен Арча район хакимиятенең Гариф Ахунов исемендәге беренче дәрәҗә әдәбият премиясенә лаек була. Ул “Әхәт батыр” хикәясе белән 2010 елның иң яхшы “Чәчмә әсәр” номинациясендә өченче урын алды. Рөстәм Госман улы 2009 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм КДУ аспирантурасында укуын дәвам итә.2010 елның 1 ноябреннән – “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире. 2018 елдан «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналларының баш мөхәррире. «Идел» журналы баш мөхәррире (2011—2014), ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, гыйльми сәркатибе (2015—2018). Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015). ТР журналистлар (2009 елдан) һәм язучылар (2009 елның 22 сентябреннән) берлекләре әгъзасы.


Якташыбыз 2012 елның 25 декабрендә “Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типлары һәм образлар системасы” дигән темага филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклады. 2008 елда беренче китабы “Гипнозчы малай”, 2012 елда “Юлларда җил ак иде”, 2013 елда Мәскәүдә рус телендә “Одиночество” дигән китаплары дөнья күрде. Аның әсәрләре рус, төрек, кыргыз, казакъ һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Василий Аксёновның “Ленд-лиз балалары” романы, “Күз карасы” һәм “Җирән” хикәяләре тупланган сайланма әсәрләрен, Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романын татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап буларак чыгаруга иреште. Якташыбыз шулай ук Рауль Мирхәйдәровның “Җәяүле сәйран” романын, “Мартук” автобиографик повестен, “Җәяүле татар” һәм “Диңгез аша ялгыз” бәяннарын, Рөстәм Вәлиевнең “Дөнья гаме” романын, Айдар Сәхибзадәнең “Апологет” хикәясен, Салават Юзеевның “Үлгәннәрне бүлдермә” романын татарчага тәрҗемә итте. Әдәбият сөючеләр ”Казан утлары” һәм “Идел” журналларында ул әсәрләр белән танышу бәхетенә ирештеләр. Рөстәм Галиуллин Тәүфикъ Әйдинең роман, повестьлары, сәяхәтнамәләре, иҗат портретлары, публицистик мәкаләләре тупланган 4 томлыгын төзеп чыгарды. 2015 елда якташыбыз Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе бирелде.

Тәрҗемәи хәле

Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә Татарстан АССР Арча районы Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга (2009), КДУ аспирантурасын тәмамлаган. «Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» (Творчество Тауфика Айди : жанровая типология и система образов) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2012, фәнни җитәкчесе проф. Т. Н. Галиуллин).

Хезмәт юлы

КДУда укыган вакытта ук «Чаян» журналында, «Шәһри Казан» газетасында эшли.

2008—2010 елларда — «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире.

2010 елның 1 ноябреннән — «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире.

2011 елның 16 декабреннән 2014 елның ноябренә кадәр — «Идел» журналының баш мөхәррире.

2015—2018 елларда Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип вазыйфасын башкара.

2018 елның гыйнварыннан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

2025 елның 1 сентябреннән ― Татарстан китап нәшриятының генераль директоры.

Иҗаты

Казан дәүләт университетында укыган елларда «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри һәм иҗат дөньясына тартыла. 2005 елдан юморескалары, хикәяләре «Сабантуй» газетасында, «Чаян» журналында, соңрак «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы» (Мәскәү) газеталарында басыла.

2008 елда беренче китабы — «Гипнозчы малай» (Казан: ТКН) дөнья күрә.

Хикәяләре рус телендә «Литературная газета», "Аврора", «Татарский мир», «Наш современник», «Чолбон» (Якутия), башкорт телендә «Шоңкар» (Башкортстан), «Агыйдел» (Башкортстан), кыргыз телендә «Ала-Тоо» (Кыргызстан) һ. б. басмаларда басыла.

Татарстан китап нәшриятында басылган Тәүфикъ Әйдинең дүрттомлык «Сайланма әсәрләре»н (2015), «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Таҗетдин Ялчыгол: тарихи-документаль җыентыгы»н (2019) һ. б. фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, җыентыкларны төзүчеләрнең берсе. Аның тәрҗемәсендә В. Аксеновның «Ленд-лиз балалары» (2016, Татарстан китап нәшрияты) һәм А. Егинның «Үзбәк хан» романнары (2016) аерым китап булып чыккан. Айдар Сәхибзадәнең «Апологет» (2008), Рауль Мир-Хәйдәровның «Мартук» (2009), «Җәяүле сәйран» (2010), «Җәяүле татар» (2011), «Диңгез аша ялгыз» (2013), Салават Юзеевның «Үлгәннәрне бүлдермә» (2012), Рөстәм Вәлиевнең «Дөнья гаме» (2016) һ. б. авторларның роман-повестьлары аның тәрҗемәсендә төрле журнал-газеталарда басылган.

Рөстәм Галиуллин әсәрләре инглиз, төрек, казакъ, кыргыз, азәрбәйҗан, рус, саха, башкорт һ. б. телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья күргән.

2015 елда саха милли батыры Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» хикәясен язган. Хикәяне русчага Наил Ишмухаметов, саха теленә Данил Макеев тәрҗемә иткән Хикәя «Чолбон» журналында һәм «Саха сирэ» газетасында якут телендә, республикада нәшер ителә торган «Полярная звезда» журналында рус телендә басылып чыккан.

2016 елда «Ата hәм ул» белән «Дивана» хикәяләре «Россия халыкларының бүгенге прозасы» антологиясенә тәкъдим ителгән.

Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Гипнозчы малай» (2008), «Юлларда җил ак иде...» (2012) һәм «Васыять» (2017),«Биш«икеле» (2021), Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән «Одиночество» (2013), Уфада башкорт телендә басылыып чыккан «Гипнозсы малай» («Гипнозчы малай», 2021), Бакуда чыккан «Ata və oğul» (2020) проза китаплары, «Тәүфикъ Әйди иҗаты: образлар системасы һәм жанр типологиясе» монографиясе (2016) авторы.

2023 елның 21 апрелендә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Көзге кайтаваз» спектакленең премьерасы булган. Әлеге пьеса «Яңа татар пьесасы 2022» конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2006 — «Иделем акчарлагы» бәйгесендә I урын.

2007 — «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при.

2007 — Арча районы якташлыгы җәмгыяте премиясе.

2009 — «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе («Дебют» номинациясендә).

2009 — Гариф Ахунов премиясе (Арча районы).

2009 — ТР хөкүмәте гранты.

2011 — ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР татар-башкорт көрәше федерациясе уздырган әдәби конкурста III урын («Чәчмә әсәр» номинцаиясендә).

2015 — Муса Җәлил премиясе — «Юлларда җил ак иде» китабы һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен.

2017 — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган әдәби конкурста "«Дәвам»" хикәясе өчен 1 нче урын.

2024 — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе ― әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен.

Гаиләсе

Хатыны Эльвира, улы Ирхан, кызы Камилә.

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D3%A9%D1%81%D1%82%D3%99%D0%BC_%D0%93%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD

Фото: https://oprt.tatarstan.ru/galiullin-rustam-gosmanovich.htm

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение