|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
15.07.2025
Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча картлар интернат-йортында Сабантуй уздырды
Арча картлар интернат-йортында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде
Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре күңелле һәм истә калырлык Сабантуй оештырды биредә. Җанлы музыка, дәртле халык биюләре һәм, әлбәттә, традицион уеннар һәм конкурслар – болар барысы да кабатланмас шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудырды.
Интернатта яшәүчеләр һәм кунаклар бик теләп халык уеннарында катнаштылар: йомырка-кашык белән йөгерү, капчыклар белән сугышу, катыктан тәңкә эзләү, таяк тартышу, чүлмәк вату һәм бүләкләр кисү. Һәркем үзенең җитезлеген, көчен һәм зирәклеген күрсәтә алды.
Фотолар Арча картлар интернат-йортыннан
