События

Күп балалы гаиләләргә автобус бүләк иттеләр 17.07.2025

Күп балалы гаиләләргә автобус бүләк иттеләр

Безнең Арча районыннан да Сәфәргалиевлар гаиләсе автобуслы булды.

Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында узган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең йомгаклау тантанасында күп балалы гаиләләргә яңа автобусларның ачкычлары тапшырылды.

«Атлант» маркалы, уналты урынлы автобуска республиканың төрле районнарында яшәүче алты гаилә ия булды. Аларның һәрберсе ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Арча районыннан Сәфәргалиевлар да бар.  Сәфәргалиевлар гаиләсендә 10 бала тәрбияләнә, алда ишәю көтелә. Илшат белән Гөлназ  икесе дә Арча педагогия көллиятендә укыган. Гаилә башлыгы Илшат Илһам улы электрсварщик һәм электрчы булып эшли, ә әниләре Гөлназ Гайсә кызы үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлаган. Котлыйбыз! Исән-сау булсыннар!


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-kup-balaly-gailalarga-avtobus-bulak-ittelar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение