|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.11.2025
Безнең ветераннарыбыз
Фәттрахман Фәйзиев Арча типографиясенә 2003 елда килде. 20 ел кәгазь кисүче булып эшләде ул. Күптәннән лаеклы ялда.
Әле дә урамда очраганда бик якын кешесе кебек әллә каян сәлам бирә, килеп хәлләрне сораша.
– Ул вакытта типография директоры Равил абый Шәйхиев иде. Бер урын бар, килмисеңме? – диде. Риза булдым. Шул керү белән калдым, – диде ул.
Аңа кадәр Фәтхрахман абый КСМда эшли. Урман кисә, кирпеч заводында кирпеч чыгара, пилорамда такта яра, столяр цехында хезмәт куя.
– Столяр эшендә дә, кәгазь кискәндә дә бер сыйфат – төгәллек кирәк. Размерлары бер төрле булсын. Аерма шунда гына, столяр цехында агач, типографиядә кәгазь белән эш итәсең. Икесендә дә станокта эшлисең. Өйрәнеп киттем. Типография өчен дә, редакциягә дә кистем. Редакция коллективы белән бик дус эшләдем. Яраттылар мине. Редакция икенче урынга күчкәч, күңелсез калды. Шулай да аралашып торабыз, якын кешеләр кебек, – диде Фәтхрахман Фәйзиев.
Типографиядә ул газета, документлар, журналлар, китаплар өчен кәгазь кисте. Егерме ел дәвамында уз эшенең остасына әверелде. “Ул чаклар онытылмый. Чөнки кешелекле кешеләр белән эшләдем. Ничек онытып булсын. Редакция кызлары исәнләшеп китсә дә күңел була”, – ди.
Быел Фәтхрахман абыйга җитмеш яшь тулган. “Олыгаюның үз рәхәте бар – балалар, оныклар гөрләп үсә”, – ди. Алты оныгы бар. Шулар уңышына сөенеп яши. Шигырьләр иҗат итә. Үзе өчен. Яшь барганга карап, күңеле яшь әле аның.
Җитмеш яшемне тутыргач
Олыгаюымны сиздем.
Редакциягә туксан биш
Тулган икәнен белдем.
Редакция, типография,
Игезәк икән алар.
Ут күршеләр булып бергә
Гомерләр уздырганнар.
Без генә олыгаябыз,
Редакция яшь икән.
Еллар уза, ә ул һаман
Картаймый яши икән.
Айлар, еллар узган саен
Яңалык була икән.
Борынгы хәтирәләрне
Яңартып тора икән.
Тарих битенә язарлык
Кешеләр эшли анда.
Хәл белергә кергәндә дә
Хөрмәт итәләр монда.
Арча хәбәрләре булсын,
Редакция яшәсен.
Йөз еллыгын да бергәләп
Бәйрәм итәргә язсын.
Фәтхрахман Фәйзиев
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/keselekle-keselar-belan-esladem
