|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
30.11.2025
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Бүген Әниләр көне. Шул уңайдан Айванда бик матур кичә булды.
Айван мәдәният йортында үтте ул. Түрдә бер гаиләдән чыккан бертуганнар Вәлишевалар утырды. Илһамия апа белән Рәүф абый Вәлишевлар кызлары. Луиза, Равия, Сания, Дания, Дилбәр...Алар сигез булалар. Олысы Линиза, Наилә һәм кечкенәсе - игезәк сыңары Ирек бакыйлыкка күчтеләр. И-и, Ирек матур итеп "Пәрәмәч" шигырен сөйли иде. Көлдерергә оста иде. Хатыны Нурзия сөйләде ул шигырьне.
Бүген минем туган көн.
Бәйрәм була торган көн.
Сорады әни иртән:
— Нәрсә пешерим икән?
— Пәрәмәч. — диде әти,
— Бәлеш, — диде дәү әни.
Очрашуны Айван мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина алып барды
Вәлишеваларның һәркайсы әти-әнисе, күршеләре, авыллашлары турында истәлекләре турында сөйләделәр. Аларның иң олысы Лениза 1937 елгы. Ә иң кечкенәсе игезәк сыңары Дилбәр 1957 елгы. Әтиләре Рәүф абый авыл мәктәбен төзеткән һәм мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Әниләре Илһамия апаны да әйбәт кеше иде дип сөйлиләр. Төп йортта киленнәре Нурзия. Шулай ук киленебез бик әйбәт дип сөйли кыз туганнар. Сабантуйлары, авыл көннәре Вәлишевалардан башка үтми. Читкә чыгып киткәннәре якын итеп туган авылларына кайтып торалар. Һәркайсының үз гаиләсе, балалары, оныклары. Алар да очрашуда бар иде. Шулай итеп әниләрне зурладылар. Иң матур җырлар, шигырьләр, теләкләр әниләргә юлланды. Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк! (Роберт Миңнуллин)
Исән-сау булыйк!
Мондый очрашуларны оештыручыларга рәхмәт.
Румия Саттаров
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/donia-iamle-bulsyn-ocen-ani-kirak
