События

Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша 05.12.2025

Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша

Арча укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша.

Аның “Мин Арча баласы” проекты “Киләчәк буыннар өчен бөек мирас” номинациясендә тәкъдим ителде. Бу хакта Арча районы матбугат хезмәте хәбәр итә

Проектның максаты – Арча районы балаларын һәм яшьләрен туган як тарихын өйрәнүгә, саклауга һәм буыннан-буынга тапшыруга җәлеп итү.

Бүгенге көндә Арча районы авыллары, тарихы һәм истәлекле урыннары турында 99 видеоролик әзерләнгән һәм Rutube платформасында урнаштырылган.

Проект 2020 елда старт алды һәм бүген дә үсешен дәвам итә,.

Бу атнада Премия оештыручылары гаризалар кампаниясенә йомгак ясады, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан катнашучылар саны буенча ил күләмендә иң югары позициягә чыкты.

Республикадан әлеге премиягә 1100дән артык гариза җибәрелгән. Быел исә илнең төрле төбәкләреннән 61 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Фото Арча районының Телеграм-каналыннан алынды. 


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-aigol-galavetdinova-sluzenie-botenrossiia-muni...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение