События

Арчада «Без бит авыл яшьләре» җыены үтте 25.01.2016

Арчада «Без бит авыл яшьләре» җыены үтте

23-24 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә «Без бит авыл яшьләре» дигән авыл яшьләре җыены булды. Анда авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче алтмышка якын егет һәм кыз катнашты.

Җыенны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин ачып җибәрде. Авыл яшьләре каршында районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе  Айдар Габбасов, Иске Чуриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе директоры Илмира Сабирова һәм башкалар чыгыш ясады.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение