События

Мөхәммәтҗан бабай истәлеге 08.12.2025

Мөхәммәтҗан бабай истәлеге

Арча агросәнәгать көллиятендә Габдрахман Ишморатовка багышланган фәнни-гамәли конференциядә байның ышанычлы приказчигы Мөхәммәтҗан Төхфәтулла улының оныгының улы Илдар Шәфигуллин да бар иде. “Мөхәммәтҗанның кызы Нәфига, аның кызы Мөршидә минем әни була“, – ди Илдар Габделфәрт улы.

Үрнәктә үткән очрашуда Илдар әфәнденең хатыны Венера ханым түбәндәгеләрне сөйләде.
– Габдрахман бай Мөхәммәтҗанга бик ышанган, гади кибетчедән үзенең приказчигы иткән. Аңа берничә ат беркетелгән. Товар илтергә, алып кайтырга ерак сәфәрләргә, Оренбург якларына да йөргән.
Көннәрнең берендә байның зур күләмдә акчасы югалуы билгеле була. Моны Мөхәммәтҗанга сылтыйлар, яла ягалар, эшеннән азат итәләр.


Күпмедер вакыт узганнан соң акчаны кучер үзләштергәне билгеле була. Бай Мөхәммәтҗанны яңадан эшкә чакыра, ләкин ул риза булмый. Габдрахман аңа күпмедер күләмдә акча бирә, Мөхәммәтҗан авылына кайтып үз эшен ачып җибәрә. 1922 елның декабрендә аты аның чанага бәйләнгән, таланган үле гәүдәсен өй каршына алып кайта...
Габдрахман Ишморатовны да 1922 елда юлда атып үтергәннәр, дигән мәгълүмат бар.
Мөхәммәтҗанның кабере Иске Йорт авылы зиратында. Ул билгеле, каралган. Оныгының  улы Гани абый куйдырган таштагы язуны тарих интитутында укытып, тактасын яңартып куйдылар. Янәшәдә хатыны Гайшә дә җирләнгән, ул 1943 елда вафат булган.


Әтисе вафатыннан соң аның эшен улы Гани абый дәвам итә. Мөхәммәтҗан бабайның барлык балалары да укый-яза белгәннәр. Уңган, булган кешеләр икәнлеге билгеле. Гани абый үзе, дин тыелган чорда да һәр җомга саен Казанга мәчеткә йөри торган булган, ул көнне эшләмәгән.
Тагын шундый истәлек бар. Габдулла Тукай: “Авылга кайтканда Иске Йорт Мөхәммәтҗанга кереп чәй эчеп чыктым“, – дия торган булган.

Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/moxammatan-babai-istalege-iugalgan-akca-ham-tabylgan-xaky...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение