|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.12.2025
Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады
Казанда узган «Арктур» республика бәйгесендә арча Укучылар Сарае хезмәткәре Айгөл Галәветдинова “Өстәмә белем бирү учреждениесен үстерү программасы” номинациясендә беренче урын алды.
«Арктур» республика профессиональ осталык бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Анда “Өстәмә белем бирү учреждениесен үстерү программасы” номинациясендә Арча Укучылар Сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова беренче урынга лаек булды!
Айгөл Габдрәфыйк кызын югары һөнәри эшчәнлегенең югары бәяләнүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
Алда аны бөтенроссия этабы көтә. Ул 2026 елды Чиләбе шәһәрендә узачак. Айгөл Галәветдинова анда Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Якташыбызга уңышлар телибез!
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-respublika-baigesenda-inu-iaulady-1765526694
