События

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте 17.12.2025

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында “Чорлар аша карыйм үткәннәргә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды.

Арча педагогика көллияте уздырган чараларда бик еш булырга туры килә. Алар һәрвакыт энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, югары дәрәҗәдә оештырылган, күзне сәхнәдән алмыйча, эченә үк кереп бетеп карый торган итеп эшләнә. Шуңа бу юлы күңел түренә кереп калырлык, уйланырлык, урыны белән сөенеп, урыны белән күз яшьләре пәйда булырлык чара килеп чыгасына шигем юк иде. Һәм, чыннан да, алдан сизүчәнлегем сынатмады.

Тамаша залы шыгрым тулы. Ветераннар, уку йортын төрле елларда тәмамлаган шәхесләр – язучылар, журналистлар, сәхнә йолдызлары, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, башка өлкәләрдә эшләүчеләр. Һәм махсус котларга дип килгән республикада югары урыннарны биләүче шәхесләр. Көллиятнең нинди дәрәҗәле уку йорты булуын исбатлаучы иң зур дәлил шушыдыр, мөгаен. Көллият директоры Гөлнара Гарипова ерак юлларны якын итеп, олылап, сагынып, очрашу, аралашу өчен килгән бөтен кешегә олы рәхмәтен җиткерде, шундый тантаналы чарада күрүенә шат булуын белдерде.

– Никадәр язучылары, шагыйрьләре, танылган шәхесләре  – менә нинди ул безнең Арча педагогика көллияте! Бу – беренчесе. Икенчесе – Арча педагогика көллияте алдында бик зур бурыч тора. Ул – татар телен саклау. Шушы төньяк районнардан булган һәм республиканың башка өлкәләреннән килгән сәләтлеләрне җыеп, татар мохитендә аларны тәрбияләү һәм татар телендә укыта ала торган белгечләр һәм укытучылар әзерләп чыгару. Менә шушы зур бурычны алар намус белән югары сыйфатлы итеп башкара. Инде безнең алга таба да бурычларыбыз, планнарыбыз бик зур. 95 ел – ул бер гасыр түгел. Биш елдан 100 еллыкны уздырасыбыз бар. Барыгызга да шушы 100 еллыкка кадәр исән-сау булып яшәргә, матур итеп тагын бер кат очрашырга һәм тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын, – диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Бу кичә тантана гына түгел, йолдызлар яңгырына ошады. Сәхнә йолдызлары турында гына сүз бармый, хәер, төрле елларда көллиятне тәмамлап, эстрада сәхнәсенә күтәрелгән танылган җырчылар да килгән иде, әмма минем шушы уку йортында белем алып чыккан педагогика, фән  һәм башка өлкәләрдә үрләр яулаган кешеләрне йолдызларга тиңләп әйтәсем килде.

“Көллият үзенең шәхесләре белән данлыклы. Киләчәктә дә үз телендә яхшы аралашучы зыялы шәхесләре белән баетып торсын”.

“Милли кадрлар әзерләүдә зур эш башкара. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен”.

Чыгышлардан алынган сүзләр бу. Аларны әле тагын язып булыр иде. Чөнки очрашуга килгән һәр кешенең белем алган көллиятенә, яраткан укытучыларына әйтер сүзләре бик күп. Аларның һәрберсе теләкләрен, фикерләрен канатлы сүзләр белән әйтергә һәм шулай үзенең мәхәббәтен җиткерергә тырышты.  

Юбилейга килгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, һөнәри компетенцияне үстерү үзәгенең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе, үзе дә педагогика көллиятендә белем алып чыккан Роза Шәяхмәтова һәм башкаларның килүе, чыгыш ясавы, Рәхмәт хатлары тапшыруы – Татарстанда  безнең көллияткә бәя!

Алып баручылар Арча педагогика көллиятенең беренче көненнән алып бүгенгесенә кадәр ул чорларда башкарган эшләре, ирешкән уңышлары белән таныштырып барды. Укытучылар арасында вафат булганнары да бик күп. Аларның фотосурәтләре экранда чыгып, тамашачы аларны басып искә алды, алкышлар белән онытмауларын гына түгел, олы рәхмәтен белдерде.

“ТАССРның атказанган укытучысы, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы Илдус Сәгъдиев бүгенге бәйрәмебезнең кадерле кунагы”, – дип игълан итүгә зал кабаттан дәррәү торып басты һәм Илдус Абдрахмановичны алкышларга “күмде”, ул рөхсәт бирми торып утырмады, чыгышын тын да алмый тыңлады. 22 ел гомерен көллиятне җитәкләгән, республика гына түгел, илкүләм дәрәҗәдә югары үрләргә күтәргән, ялан басуда төзи башлап, бүгенге күркәм бинага җиткергән Илдус Сәгъдиевның дәрәҗәсе әнә шундый зур.  “Көллиятнең йөз еллыгын да күрергә, Илдус Сәгъдиев белән бергә фотога төшәргә язсын”, – дигән сүзләр үк элеккеге студентларның аны ничек ихтирам итүләрен дәлилли.

Бүгенге көндә Арча педагогика көллиятен Гөлнара Гарипова җитәкли. Сәхнәгә чакырып, аның кул астында эшләгән укытучыларга Россиянең “Мәгариф отличнигы”, “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырганнар икән – бу аның да уңышы. Студентлары төрле өлкәләрдә үрләр яулый икән – бу Гөлнара Гарипованың да уңышы. Көллият бүген дә республикада гына түгел, илкүләм танылуын дәвам итә икән – бу директорның да уңышы. 

  Тантаналы очрашу концерт номерлары белән аралашып барды. Төрле елларда көллиятне тәмамлап, хәзер татар эстрадасын яулаган танылган җырчылар Раяз Фасыйхов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар (Алсу укыган),  Илназ Гарипов, Рәфинә Ганиуллина, Булат Бәйрәмов (биредә укыган), Ләйсән Гыймаева һәм башкалар белән беррәттән сәхнәне гөрләтеп чыгыш ясаучы үз җырчылары, биючеләре булу күңелгә рәхәт. Алар безнекеләр. Аларны районда таныйлар, яраталар, республикада, читтә дә беләләр. Җырчылар да уңышлары белән укытучыларга рәхмәтле булуларын белдерделәр.

“Бездән кеше ясап чыгарганыгыз өчен рәхмәт”.

“Без картаеп беттек, сез әле дә яшь. Педагогика көллиятенә керәләр дә, гомер буе укыйлар”.

“Сөйләргә, сәхнәгә менәргә өйрәттегез, тормышка юллама бирдегез”.

Илназ Гарипов яраткан укытучысы Флера Шакированы сәхнәгә алып менеп, чәчәк бәйләме тапшырды һәм аңа бөтен халык алдында олы ихтирамын, рәхмәтен белдерде. Бу рәхмәт сүзләрен һәр укытучы үзенә дип кабул итә ала. Ә укытучы өчен моннан да зур бәя була аламы?

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-pedagogika-kolliiate-xater-gorurlyk-kilacak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение