События

“Игенче“ ширкәтендә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды 26.12.2025

“Игенче“ ширкәтендә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды

25 декабрьдә “Игенче“ ширкәтендә район терлекчеләренең унбер айлык эшенә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек фермаларында булдылар, эш оештырылуы белән таныштылар.
Соңыннан унбер айлык эшкә йомгак ясап, алда торган бурычларны ачыкладылар. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекчелектә эшне яхшырту буенча бурычлар куйды.

Терлекчелектәге эш йомгакларын ай саен берәр хуҗалыкка барып ясыйлар. Бу юлы чират “Игенче“ ширкәтендә иде. Билгеле, кунаклар килер алдыннан хуҗалар әзерләнә инде. “Игенче“дә дә күп тырышлык куйганнар, бу хуҗалык болай да төшеп калганнардан түгел, тотрыклы, ышанычлы итеп эшлиләр. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов инвестор Нәсимә Хәсибуллина адресына да җылы сүзләр әйтте. Ул үзе дә семинарда катнашты, киләчәккә планнар турында сөйләде.

Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин эшләр барышы турында сөйләде: “Инвесторыбыз һәрвакыт ярдәм итеп тора, ягулык, запас частьлар белән дә тоткарлык булганы юк“, – диде.

Җитәкче үзе дә төпле кеше, биредә баш зоотехник булып эшләде, менә хәзер районда иң зур хуҗалык белән җитәкчелек итә.

Бу уңайдан районда иң тәҗрибәле “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф  Гыйлаҗетдинов сүзләрен китерү урынлы булыр: “Без бәрәңге игүне элегрәк бетерергә кирәк булган дип йөрибез. Ә “Игенче“дә аны бүген дә игәләр һәм табыш алалар“. Бәрәңге генә түгел, көнбагыш, җитен, ясмык һ.б. бәясе югары булган культуралар да игәләр әле алар. “Без күршеләр генә, сезнең басуларга карап сокланып йөрибез“, – диде “Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков.

Семинарда бер-берсен мактап кына йөргәннәр икән, дип уйламагыз тагын. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов заманында хуҗалыкта ветеринария табибы, җитәкче булып эшләгән кеше. Ул хуҗалыкларда еш була, мактыйсын мактый, эшләп җиткермәгәннәрне тәнкыйтьли, киңәшләрен бирә. Бу юлы да ул җитәкчеләргә, баш зоотехникларга, ветеринария белгечләренә: “Тана бозауларны 6 айга кадәр тәрбияләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк, – диде. – Булачак сыер шул вакытта формалаша, куырылган бозаудан мул сөт бирә торган сыер чыкмаячак!“

Ә яхшы таналар күп кирәк булачак әле. Яңа комплекслар төзүче хуҗалыкларга бигрәк тә. Таналар кыйммәт, берсе 300 мең сумга кадәр тора. Шуңа һәр хуҗалыкка таналарны үзе үстерү отышлы булачак. Киләчәктә бер сыердан елга 10 мең килограмм сөт саву бурычы тора. “Вамин сөтчелек берләшмәсе“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләре 11 айда ук әлеге чикне уздылар инде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов терлекчелектә унбер айлык эшкә анализ ясады.

Семинарга терлекчелекне өстәмә азыклар, техника белән тәэмин итүче фирмалар вәкилләре дә килгән иде. Алар үз продуктларын тәкъдим иттеләр, хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын әйттеләр.

Яңа елның беренче аенда мондый семинар-киңәшмә “Аю“ ширкәтендә дә узачак.


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/terlekcelek-top-tabys-kitera-torgan-tarmak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение