События

Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә 27.01.2016

Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә

23-24 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә район тарихында беренче тапкыр “Без бит авыл яшьләре” дигән исем астында  авыл яшьләре җыены үткәрелде.

Аның максаты авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать һөнәрләрен популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу, районның төрле төбәгендә яшәүче яшьләрне очраштыру, алар арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм, ниһаять, аларны кызыклы гына түгел, файдалы да итеп ял иттерү иде.

– Авылдагы яшьләр тормышы белән якыннанрак танышу өчен оештырылды бу чара. Аларны бер-ике көнгә генә булса да авылдан тартып алып, ял иттерәсе килде. Аларның фикерләре дә безнең өчен кызык. Программага мәдәни-спорт чараларын да керттек. Тренинглар да узачак. Анысы яшьләрне шәхес буларак ачу өчен иде, – диде район башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – 60ка якын кеше җыелды. Беренче чара өчен бу начар күрсәткеч түгел.

Яшьләр җыенының тантаналы өлешендә хакимият, яшьләр тормышы белән бәйле булган район оешмалары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин ачып җибәрде.

– Бу чара билге өчен генә үткәрелми. Илкүләм проектларны тормышка ашыруда төп роль яшьләргә бирелә. Яшьләр үзләре дә активлык күрсәтергә тиеш. Аларның башлангычларын без хуплыйбыз, идеяләрен тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз, – диде ул. – Авыл яшьләренең ялларын, буш вакытларын үткәрү – бүгенге көндә төп проблемаларның берсе. Интернетка бәйлелек китте. Китап укырга, мәдәни–спорт чараларына йөрергә һәм катнашырга – буш вакытны дөрес итеп оештырырга кирәк. Аның өчен районда барлык мөмкинлекләр дә бар. Боз сарае, бассейн эшли, төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Бу җыен фикерләр тупларга, киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирсен иде.

– Биредә авыл хуҗалыгы яшь белгечләре дә катнаша. Танышыгыз, аралашыгыз, планнар корыгыз, – дип өстәде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. – Авылларга училище, техникум, институт тәмамлаган белгечләр дә бик кирәк. Аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча бик күп төрле программалар эшли. Шәһәрдә калып та эшсез йөрүчеләр арасында авылдашларыгыз да бардыр. Аларны да авылга тартыгыз. Хезмәт сөйгән беркайчан да югалмый.  Сез өлкән буынны алыштырасы һәм авыл хуҗалыгына кирәкле  кешеләр.

– Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә. Авыл хуҗалыгына, мәдәният йортына яшь кадрлар килде. Үзгәреш шунда ук сизелде, уңай нәтиҗәләр бирде. Яшьләр инициативасы  булса, без барын да оештыра алачакбыз. Без сезне тыңларга, аралашып, ярдәмләшеп эшләргә әзер, – диде Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина.

Җыенда Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе башкарма директоры Илмира Сабирҗанова да катнашты. Ул яшьләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яшь белгечләр арасында үткәрелеп килүче “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесендә катнашырга чакырды. “Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырыла һәм Германиядә стажировка үтү мөмкинлеге бирелә. Катнашыгыз, осталыгыгызны  сынап карагыз”, – диде ул.

Моннан тыш авыл туризмы, велотуризм буенча да сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектакленнән өзек тәкъдим итте. Авыл тормышы, кечкенә авылларны берләштерү, мәктәпләрне бетерү сәбәпле, яшьләрнең авылдан китүе кебек бүгенге көн кадагына суккан проблемаларны үз эченә алган бу спектакльне яшьләр бик җылы кабул итте.

Аннан җыенда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, аерым бүлмәләргә таралды. Танышу, берләшү, аралашу максатыннан тренинглар – психологик тест, сорау–җавап уены, кул эшләре, 3D технологиясе белән танышу – үткәрелде. Бу эш яшьләрне дәртләндереп үк җибәрде, килгәндә оялып кына бер почмакта басып торган егетләр һәм кызлар бик теләп аралаштылар, уйнадылар, үзләренең кул эшләренә осталыкларын да сынап карадылар. Бу иркенәеп, ачылып китү, коллективка керү өчен менә дигән чара булды.

Җыенның беренче көнге чаралары моның белән генә тәмамланмады әле, киресенчә, кызып кына китте. Яшьләр ул көнне “Корыч” дигән нәфис фильм карадылар. Сценарий авторы, шул фильмда уйнаучы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфат Камалиев белән аралашу да алар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.

Кичен егетләр һәм кызлар “Аулак өйгә” җыелды. Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова белән халык театры режиссеры Рафис Сәлахетдинов үзләрен элеккеге әби-бабаларыбыз заманына алып кайтып, милли уеннар белән таныштырдылар. Яшьләргә ул бик ошады, бик теләп уеннарда катнаштылар. Соңыннан дискотека булды.

Кайберләре җыенның беренче көне буенча тәэсирләрен дә уртаклашты.

 Гөлсинә Зәкиева

 Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение