События

Районда чисталык икеайлыгы башланды 09.04.2026 Районда чисталык икеайлыгы башланды

Республикада, шул исәптән районда да чисталык икеайлыгы башланды. 

Бу  уңайдан республиканың  табигатьне саклау ведомстволары һәм  райондагы чисталык өчен җавап бирүче оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчерелде. 

Футболчылар чемпион 08.04.2026 Футболчылар чемпион
Буа шәһәрендә махсус һөнәри уку йортлары арасында футзал буенча финал ярышлары булды. Арча педагогия көллиятенең җыелма командасы барлык көндәшләрен дә, зур осталык күрсәтеп, җиңү яуладылар. 

Төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды 07.04.2026 Төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды
Арча педагогика көллиятендә төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды. Студентлар балалар хәрәкәте ветераннары белән аралашып, тәрбия эшенең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге кыйммәтләре турында фикер алышты.

Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь 06.04.2026 Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь
Алар икесе дә бер елгы, туган көн аралары да аз гына, берсе 12 гыйнварда, икенчесе 5 апрельдә дөньяга килгән

Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә 03.04.2026 Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә
Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә. Шушы көннәрдә бу пар бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар 02.04.2026 Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар
Урта Пошалым мәдәният йорты һәм китапханә  гомерләрен авылга, шунда хезмәт итүгә багышлаган авылдашлар белән очрашу оештырды. Авыл кешесе бит ул, кем генә булып эшләсә дә, үзара ярдәмләшеп яши. Кемдер басуларда иген иксә, икенчеләре фермаларда хезмәт куя. Башка тармакларда эшләүчеләр дә, колхозларның төп ярдәмчесе булды ул заманнарда, нинди генә эш булса да, каршы килми, ярдәм кулы суздылар.

Арчадан Розалия Кильметова «Татар табыны-2026» марафонында җиңү яулады 01.04.2026 Арчадан Розалия Кильметова «Татар табыны-2026» марафонында җиңү яулады

Арчадан Розалия Кильметова "Татар табыны-2026" марафонында җиңү яулады

- Марафонны аш-су остасы Резедә апа Хөсәенова оештырды, - диде Розалия ханым. - Без 11 февральдән 25 мартка кадәр катнаштык, татар ашлары пешердек.

Бөек шагыйрь туган якларда 31.03.2026 Бөек шагыйрь туган якларда

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырышның чираттагысы 23 мартта Утар-Аты авыл җирлегендә узды.

Әлеге җирлеккә 6 авыл керә, аларда 516 хуҗалык бар, 1091 кеше яши. Барысы 5 авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлек алып бара.

Мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен бәйрәм оештырылды 30.03.2026 Мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен бәйрәм оештырылды
Арча район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды.

Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее 29.03.2026 Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее
65 яшьлек юбилеен каршылаучы Илфат Фәйзрахманов белән сөйләшеп утыру бәхетенә ирештем бит әле. «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире турында бер мәкалә язу күптәнге хыялым иде. Җәй көннәрендә үз туган нигезендә яшәсә, кышын шул ук Түбән Орыда яшәүче Зөфәр абыйсына кайтып йөри ул. Мин яшәгән Яңа Кенәрдән Түбән Оры 7 км гына. Быел Яңа Кенәрдә урам концертлары оештырыла. Шул концертларның берсенә килгән иде ул. Шунда сөйләшеп алдык. Бик ачык кеше ул Илфат. Аны тыңлап утыру күңелгә рәхәтлек бирә.

Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды 28.03.2026 Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язуы турында без инде хәбәр иткән идек. Күптән түгел аларның иҗат җимешенең халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесенең финалына узуы турында да яздык. Җиңүчеләр 21–25 май көннәрендә Даниядә узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

Лесхоз мәктәбе укучысы “Абилимпикс” чемпионатында икенче урын алды 27.03.2026 Лесхоз мәктәбе укучысы “Абилимпикс” чемпионатында икенче урын алды
Якташыбыз, Лесхоз мәктәбе укучысы Руфина Герасимова “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабында “Ипи пешерү” юнәлеше буенча икенче урын алды.

Курса-Почмак авылы яшь сәхнә осталары – республика күләмендә танылды 26.03.2026 Курса-Почмак авылы яшь сәхнә осталары – республика күләмендә танылды

Курса-Почмак мәктәбе каршында эшләп килүче “Яшь иҗатчылар” түгәрәге укучылары республикакүләм театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, лаеклы җиңүгә иреште.

Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды 25.03.2026 Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды
Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзилә Фәхретдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Эрудиция һәм иҗади фикер” номинациясендә җиңүче булды.

Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу 24.03.2026 Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу
Артистка театр түгәгенә йөрүче балаларга кызыклы дәресләр бирде. «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында нәфис сүз һәм актерлык осталыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрелде.

Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми 23.03.2026 Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми
Урта Сәрдәдә кечерәк кенә клуб, әмма һәр көн гөр килеп тора. Андый очракта кечкенә, эче тулы төш кенә, диләр. Биредә дә нәкъ шулай.

Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы 22.03.2026 Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы
Җәмгыятьтә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, өлкән кешеләргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Шушы максаттан чыгып, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары чираттагы тапкыр Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына юл тотты.

«Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче булды 21.03.2026 «Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче булды
Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан үткәрелүче V нче төбәкара "Рамазан" бәйге-акциясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче.

Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак 20.03.2026 Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак
Иртәгә, 21 мартта Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Арчда бәйрәм узачак. Милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйрәм программасы концерт, спорт ярышлары һәм халык уеннарын берләштерә.

Арча шәһәрендә яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде 20.03.2026 Арча шәһәрендә яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде
Арча шәһәре Советында узган чираттагы утырышта кадрлар үзгәреше расланды: Рамиль Багаутдинов башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кереште.

Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды 19.03.2026 Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды
Ел саен “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә.

Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән МХО зонасына янына барып кайтты 18.03.2026 Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән МХО зонасына янына барып кайтты
Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр янына барып кайтты. Вакыйгалар бер-бер артлы булып тора. Әле яңа әнисе Кәүсәрия апаның 90 яшьлек юбилее булды. Кәүсәрия апа турында Яңа Кенәрдән безнең актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик матур мәкалә язды. Бүген без Илһамның үзен редакциягә кунакка чакырдык.

Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады 17.03.2026 Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады
14–15 мартта безнең тәрбияләнүчеләр фигуралы шуу буенча «Ледокол Кубогы» республика классификация ярышларында катнашты. Бу ярышлар яшь спортчылар өчен җаваплы һәм әһәмиятле сынау булды, - дип хәбәр итә үзенең Телеграм каналында "Арча Арена" спорт мәктәбе (фото да шуннан алынды)

Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә 16.03.2026 Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Бу юлы республикадан 250 тонна ярдәм юлга кузгалды, ә Арча районы волонтерлары үзләренең чираттагы өлешен кертте – районнан 100нче мунча җибәрелде.

Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә 15.03.2026 Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә
Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикада башланган “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Арча районы китапханәләрендә очрашулар уза.

Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды 14.03.2026 Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханәсендә  язучы, шагыйрь, драматург, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, берничә китап авторы Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Арча районында «олимпия десанты» кунакта булды 13.03.2026 Арча районында «олимпия десанты» кунакта булды

Арча районына Совет спорты легендалары — «олимпия десанты» кайтты.

Районга зур казанышлары белән танылган спортчылар килүе социаль яктан да әһәмиятле вакыйга булды.

Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь! 12.03.2026 Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь!
Котлыйбыз! Безнең белән элемтәгә Гөлгенә Шиһапова чыкты. Менә нинди киленнәр бар! Кайнатасы турында кайгыртучы. Гөлгенә ире Азат белән төп йортта әтиләре белән бергә яшиләр. Бүген алар юбилей белән мәшгуль.

Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды 11.03.2026 Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды
Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды. Бу юлы алар 8 март уңаеннан үзләренә бәйрәм ясадылар. Яшь барган саен очрашып торырга кирәк. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы.

Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде 10.03.2026 Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде
Республика туристлары Арча районында узган слетка җыелып, осталыкларын сынады, тәҗрибә уртаклашты һәм туган як тарихы турында белемнәрен күрсәтте.

Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган 09.03.2026 Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә концерт һәм ярминкә белән зур бәйрәм оештырганнар.

Укучылар һәм педагоглар 8 Мартны билгеләп үтү генә түгел, ә ярминкәдән җыелган барлык акчаларны изге эшкә юнәлтергә карар кылган.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2026 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр 05.03.2026 Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр
“Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Намус ришвәтчелеккә каршы” дигән очрашу узды. Әлеге чара төрле өлкә белгечләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм яшьләрне бер мәйданга туплап, намуслылык һәм җаваплылык мәсьәләләрен киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу мөмкинлеге тудырды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ашытбаш»та семинар 03.03.2026 «Ашытбаш»та семинар
“Ашытбаш” ширкәтендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында терлекчелеккә һәм язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Дүрт көрәшче Казанга котлау тантанасына барды 02.03.2026 Дүрт көрәшче Казанга котлау тантанасына барды

Казан циркы бинасына Татарстанның көчле спортчыларын җыйдылар. «Татарстанның спорт өметләре» дигән тантана будңы ул. 26нчы тапкыр үткәрелә. Республика спорт мәктәпләрендә шөгыльләнгән һәм Россия, Европа һәм дөнья ярышларында җиңгән һәм призлы урыннар алган 600 баланы котладылар. Тантанада безнең Арча районыннан дүрт көрәшче бүләкләнде. Алар: Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов тренеры Марат Сәлахов, Лесхоздан Газинур Шиһапов – тренеры Илүс Әскаров, Фәнис Фәсхетдинов – тренеры Илүс Әскаров, Наласадан Әнгам Мөхетдинов – тренеры Рәис Галиев

3 мартта Арча мәдәният йортына килегез 02.03.2026 3 мартта Арча мәдәният йортына килегез
3 мартта Арча мәдәният йортында зур концерт була. "Балкыш" республика фестиваленең зона этабы бездә үткәрелә. Арча районыннан тыш Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнары ветеран үзешчәннәре дә чыгыш ясаячак. Сәгать 10да башлана. Керү ирекле.

"Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды 01.03.2026 "Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды

Күңелле очрашулар. Шахматчылар гел очрашып тора. Бу юлы "Алгарыш" үзәгенә җыелдылар. Төрле яшьтәгеләр килде. Ярышлар бик матур барды.

Чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына озатылды 27.02.2026 Чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына озатылды
16 февральдә кичке якта Фаяз Әхмәдуллин һәм Әгъзәм Гайфуллин җитәкчелегендә ике зур машина юлга кузгалды.

Мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үтте 25.02.2026 Мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үтте
Кичә Ташкичү мәдәният йортында, изге Рамазан аен хөрмәтләп , ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Рубин туйларын билгеләп үттеләр 24.02.2026 Рубин туйларын билгеләп үттеләр

Утар-Аты авыл җирлегеннән Гөлсинә һәм Айдар Исмәгыйлевлар рубин туйларын билгеләп үттеләр.

1986 елның 21 февралендә Утар-Аты авыл җирлегендә язылышкан бу пар. Кырык ел дәвамында матур тормыш юлы үтеп, балалар үстергәннәр. Хәзер оныклары сөендерә.

Авылыбызның ак яулыклы ак әбие 22.02.2026 Авылыбызның ак яулыклы ак әбие
21 февральдә Яңа Кишеттә гомер итүче Мәдинә апа Әхмәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Гадәттәгечә, өй тулы кунак – балалары, онык-оныкчыклары булачак. Без килгәндә дә янында кода-кодагые иде.

Сугыштан җиңү алып кайтучы әтиләребез исемлеген барлаганда... 19.02.2026 Сугыштан җиңү алып кайтучы әтиләребез исемлеген барлаганда...
Әтиләр исән чагында сугыш корбаннарын гына хөрмәт белән искә алып яшәдек. Ләкин аларны да бик соң – сугышлар бетеп 20 ел узгач – 1965 елларда гына искә ала башладылар. Шул елларда авылларда беренче истәлек такталары барлыкка килде

Мөрәледә чаңгы ярышлары узды 17.02.2026 Мөрәледә чаңгы ярышлары узды
Арча мөхтәсибәте беренчелегенә, Мөрәле авылы «Мәйдан» спорт-күңел ачу полигонында чаңгы ярышлары уздырылды.

Райондашлар «Җәлил укулары»нда: VIII Халыкара бәйге җиңүчеләре бүләкләнде 16.02.2026 Райондашлар «Җәлил укулары»нда: VIII Халыкара бәйге җиңүчеләре бүләкләнде
2025 елның 20 октябрендә старт бирелгән VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен 15 февральдә бәйгенең гала-концертында бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. 

Арчада «Россия чаңгы юлы — 2026» узачак 14.02.2026 Арчада «Россия чаңгы юлы — 2026» узачак
14 февральдә Арчаның Үзәк стадионында зур спорт бәйрәме — «Россия чаңгы юлы — 2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Быел ул кырык дүртенче тапкыр үткәрелә.

Арча үзешчәннәре Мари илендә 13.02.2026 Арча үзешчәннәре Мари илендә
Арча районы үзешчәннәре Мари Иле республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә булып кайтты. Алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты, музейларда булды.

Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды 12.02.2026 Ташкичү авылы китапханәсендә "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды
15 нче февраль  әфганчылар һәм сугышчы интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды. 
Анда мәктәп коллективы, укучылар да катнашты. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары чакырылган.

Безнекеләр «Таяну ноктасы» тапшыруында 11.02.2026 Безнекеләр «Таяну ноктасы» тапшыруында

Вагыйзов-Вәлитова укучылары  ТНВ каналында булып кайттылар. Алар "Таяну нокта"сы тапшыруында катнаштылар.

Тапшыруны 17 яки 19 февральдә карап булачак.

Чабышкы ат салам түбәдән сикереп чыгып, Сабантуе ярышына кушыла һәм финишка 1нче килә 10.02.2026 Чабышкы ат салам түбәдән сикереп чыгып, Сабантуе ярышына кушыла һәм финишка 1нче килә
Район сәнгать мәктәбендә “Без тарихта эзлебез” бәйгесе булды. Бәйгедә өч гаилә - Яңасаладан Гөлнара-Айдар Сафиннар, Казиле авылыннан Миләүшә-Айрат Халфиннар, Хәсәншәех авылыннан Гөлзилә–Әнис Фәхретдиновлар катнашты.

Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр 09.02.2026 Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр
Арчаның  "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм  яшьүсмеләр тернәкләндерү     үзәгендә шунда тәрбияләнүченең әнисе Айсылу Әхмәтова ата-аналар һәм олырак яшьтәге балалар өчен ротанг белән үрү буенча осталык классы үткәрде. Бу эш кул моторикасын үстерү өчен бик файдалы.

“Олимпка юл”: Арча районы укучылары олимпиадаларда җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итә 05.02.2026 “Олимпка юл”: Арча районы укучылары олимпиадаларда җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итә
Математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге интеллектуаль ярышта Арча районы мәктәпләре укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә керде.

Арчада “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале узачак 04.02.2026 Арчада “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале узачак

2026 елның 7 февралендә Арча үзәк район хастаханәсендә медицина һөнәрләренә багышланган “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узачак.

Чара 11 нче сыйныф укучылары өчен оештырыла һәм киләчәк һөнәрен медицина белән бәйләргә теләүчеләргә юнәлтелгән.

Сеҗе авылында еллык җыен: нәтиҗәләр һәм планнар 03.02.2026 Сеҗе авылында еллык җыен: нәтиҗәләр һәм планнар
Очрашуда Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Җыелыш барышында 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Җитәкчеләр һәм белгечләр башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.

Балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый 02.02.2026 Балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый
Арча үзәк китапханәсендә яңа төрле эш башланып килә - балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый. 
30 нчы гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә "Китап - сәхнә: "Апушның тылсымлы төшләре" библиоперфомансы" проекты кысаларында, үз эшчәнлеген башлап килүче Балалар китап театры студиясына кастинг узды.

Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кәче егете Руслан Галәкбәров истәлегенә көрәш ярышы узды 01.02.2026 Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кәче егете Руслан Галәкбәров истәлегенә көрәш ярышы узды
Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Галәкбәров  истәлегенә 2014 нче елгы һәм яшьрәк балалар арасында узган ярышта  урыннар билгеләнде.

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2026 Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

«Балкыш» фестиваленең сайлап алу этабы Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды 29.01.2026 «Балкыш» фестиваленең сайлап алу этабы Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды

«Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» ДАССОда Россия халыкларының Россия Федерациясендә бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Балкыш» («Балкыш») ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның IX республика фестиваленең район этабының күчмә сайлап алу туры узды.

Бу иҗат бәйрәме интернатның талантлы кешеләрен җыйды, алар сәнгатьнең төрле жанрларында үз осталыкларын күрсәтте. 

Арча үзәк китапханәсендә китап укучылар конференциясе узды 28.01.2026 Арча үзәк китапханәсендә китап укучылар конференциясе узды
Арча үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан китап укучылар конференциясе узды. Чара район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Апаз мәктәбе укучысы республика бәйгесендә уңышка иреште 27.01.2026 Апаз мәктәбе укучысы республика бәйгесендә уңышка иреште
Республика күләмендә уздырылган «Гыйлем» бәйгесе татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну белдергән сәләтле укучыларны берләштерде. Бәйге нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы өч призлы урын билгеләнде, шуларның берсе Арча районына туры килде.

Арчалар Казанда да җиңү яулый 26.01.2026 Арчалар Казанда да җиңү яулый
22-24нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә "Олимпиец" спорткомплексында 2008-2009нчы елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш узды.

Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде 23.01.2026 Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде
Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүчеләр өчен махсус әзерләнгән “Музыкаль тукталыш” исемле концерт программасын тәкъдим итә башлады.

Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады 21.01.2026 Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады

Арчаның хоккейчылары (2016 елгылар) Казанда узган турнирда 1 урын алдылар.

Узган якшәмбедә Арчаның  2016 елгылардан төзелгән хоккей командасы Драфт Кидс Лига 3×3 турнирында катнашты. Ярышлар Казан шәһәрендә, Татнефть Аренаның төп боз аренасында узды.

Яңа Кенәрдә «Балкыш» фестивале узды 20.01.2026 Яңа Кенәрдә «Балкыш» фестивале узды
Арча районыда IX «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этабы башланды

«Балкыш» республика фестиваленең район этабы башланып китте. Ул быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Максаты  ветераннар арасында үзешчән башкаручыларны барлау,  аларны сәхнәгә чыгару.

Арча районы укучылары республика олимпиадаларында уңышлары белән шатландыруларын дәвам итә 19.01.2026 Арча районы укучылары республика олимпиадаларында уңышлары белән шатландыруларын дәвам итә

Мәктәп укучыларының төрле фәннәр буенча республика олимпиадалары старт алды, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Арча районы укучылары арасында беренче призерлар бар. Инглиз теленнән «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары

Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга - “Алгарыш“ яшьләр үзәген ачу тантанасы булды 18.01.2026 Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга - “Алгарыш“ яшьләр үзәген ачу тантанасы булды
Яңа ел алдыннан Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга - “Алгарыш“ яшьләр үзәген ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Олуг педагог Әминә апага бүген 95 яшь 16.01.2026 Олуг педагог Әминә апага бүген 95 яшь

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова ветеран укытучы Әминә ара Нуриева турында яратып сөйли.

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Районыбызда, авылыбызда  озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Шушмабаш авылының ак әбисе, олуг педагог Нуриева Әминә Усмановнаның бүген- 95 яшьлек юбилее.

Арча музеенда күргәзмәләр залында 15.01.2026 Арча музеенда күргәзмәләр залында
«Казан арты» тарих-этнография музеенда районыбыздан чыккан танылган шәхесләргә багышланган, танылган рәссамнар иҗатларын чагылдырган һәм башта төрле темаларны үз эченә алнган күргәзмәләр оештырылып тора.

Арчада искечә яңа елны каршы алу узды 14.01.2026 Арчада искечә яңа елны каршы алу узды
Территорияләрне бизәү алдан ук игълан ителгән бәйгегә, ниһаять, нәтиҗә чыгарылды. Кем тырышлыгын кызганмаган, күңелен биреп тирә-юньне бәйрәмчә бизәгән, чын мәгънәсендә кышкы әкият тудырган, шул тиешенчә бүләген дә алды.

“Ракета” хоккей командасы Саровтан җиңү белән кайтты 13.01.2026 “Ракета” хоккей командасы Саровтан җиңү белән кайтты
10-11 гыйнварда Саров шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында хоккей уеннары узды. Анда безнең районның “Ракета” хоккей командасы уңышлы чыгыш ясады һәм лаеклы җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә Арча Боз Сарае матбугат хезмәте.

Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән 12.01.2026 Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән
Яңа ел бәйрәмнәре Арча районында туристлар агымы белән узды. Бәйрәм көннәрендә районга 5 меңнән артык кунак килде. Алар арасында Италия, Мексика һәм Африка илләреннән килгән чит ил туристлары да бар.

Арча стадионында итекле хоккей буенча бәйге узды 11.01.2026 Арча стадионында итекле хоккей буенча бәйге узды
Арча шәһәрендә күңелле һәм истә калырлык спорт-сәламәтләндерү чарасы — итекле хоккей буенча ярышлар оештырылды. Әлеге бәйге катнашучыларга да, тамашачыларга да күтәренке рух, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Арча волонтерлары Казанда госпитальдә 06.01.2026 Арча волонтерлары Казанда госпитальдә
Волонтерлар госпитальдә дәваланган срлдатларны да онытмыйлар. Яңа ел алдыннан Казандагы 7 нче хастаханәсендә булып кайтканнар. Биредә махсус хәрби операция зонасынннан яраланып кайткан егетләр өчен госпиталь урнашкан. Яңа ел күчтәнәчләре белән 39 кап тутырып, шунда дәваланучы егетләргә дип госпитальгә илтеп тапшырганнар.

Арча районында «Күрше фест»ның кышкы сезонына старт бирелде 05.01.2026 Арча районында «Күрше фест»ның кышкы сезонына старт бирелде
Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды: республиканың район һәм шәһәрләреннән 49 проектка кышкы бәйрәмнәр оштыру өчен грантлар бирелгән иде.

95 һәм 90 яшь: зирәклек, җылылык һәм рәхмәт 04.01.2026 95 һәм 90 яшь: зирәклек, җылылык һәм рәхмәт
Гыйнвар башында ике райондашыбыз Фирая Гыйниятовна Нургалиева (95 яшь) һәм Нина Николаевна Николаева (90 яшь) юбилейларын билгеләп үтте.

Арчадан Бари Бакировның олы юбилее 03.01.2026 Арчадан Бари Бакировның олы юбилее
Бүген 48 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Бари Каюмович Бакировка - 80 яшь.
Ул Арча педагогика көллиятендә физкультура укытты ул. Ул укыткан, чемпионнар ясаган студентлар үзләре укытучы я башка һөнәр иясе. Әмма спортка мәхәббәт каннарына сеңгән.

Бүген Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде 02.01.2026 Бүген Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде
Бүген нефть-газ үткәргечләр төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә - бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән,  гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән якташыбыз ул безнең - Илсур Шәйхетдинов.

Арчаның үзәгендә Яңа елны каршылау аеруча күңелле 01.01.2026 Арчаның үзәгендә Яңа елны каршылау аеруча күңелле
Үзәк Чыршыны шәһәрнең үзәк мәйданына күчерү халыкка аеруча ошады. Кем белән генә сөйләшмә, барысы да шулай ди. Дөрестән дә, шәһәр үзәгендә булу бик уңайлы шул. Машина белән килгәннәргә дә, җәяү генә чыгучыларга. Тирә якта яңа ел утлары белән балкып торган биналар, баганалар, агачлар шәһәр үзәген әкият дөньясына әйләндергән. 

Кәчедә яңа медпункт ачылды 28.12.2025 Кәчедә яңа медпункт ачылды
Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора. Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. Бүген, 26 декабрьдә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

“Игенче“ ширкәтендә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды 26.12.2025 “Игенче“ ширкәтендә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды

25 декабрьдә “Игенче“ ширкәтендә район терлекчеләренең унбер айлык эшенә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек фермаларында булдылар, эш оештырылуы белән таныштылар.
Соңыннан унбер айлык эшкә йомгак ясап, алда торган бурычларны ачыкладылар. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекчелектә эшне яхшырту буенча бурычлар куйды.


Сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршы бәйрәме узды 25.12.2025 Сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршы бәйрәме узды

25 декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды

Аңа сәләтле балалар, уку алдынгылары, җәмәгать эшләре активистлары, олимпиадаларда җиңүчеләр, сәнгать, спорт өлкәсендә уңышлар яулаучылар чакырылган иде. Аларны әкият геройлары каршы алды. Балалар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән фотога төштеләр, Кыш бабай, Кар кызы белән очраштылар, алар белән дә истәлек фотолары ясадылар, Кыш бабайга хат яздылар. 

Марсель Шәрәповның яңа китабы дөнья күрде 24.12.2025 Марсель Шәрәповның яңа китабы дөнья күрде

Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче  Марсель Шәрәпов «Өч почмаклы хат» дигән роман язган һәм шушы араларда гына аның шул исемдәге китабы да дөнья күрде. Бу китабында авторның башка күләмле әсәрләре дә урын алган. 

Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган романы үз укучыларын табар, ә пьесаларын сәхнәләрдә күрербез, дип ышанабыз. Марсель Шәрәповка яңа иҗат уңышлары телибез.

Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына көрәш турниры узды 22.12.2025 Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына көрәш турниры узды

Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына яшь көрәшчеләр арасында көрәш турниры узды.

Анда 12 командадан 122 көрәшче катнашты.  Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов яшь спортчыларны сәламләп аларга уңышлар теләде.

Арчалар Казанда ярминкәдә 21.12.2025 Арчалар Казанда ярминкәдә
Арчалар Казанда  Яңа ел алды ярминкәсендә катнашты. "Ак барс" агрокомплексы" ширкәте,  "Ватан",  "Яңарыш", "Заря" агрофирмалары, "Кызыл Яр" ширкәте килгән иде. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклардан бал белән Яхин Алмаз, сөт ризыклары белән Галәвиева Фирая сату итте. Галәветдинов Альберт, Фатыйхов Илназ крестьян-фермер хуҗалыклары ит алып килгән.  Кәче, Иске Чүриле, Яңасала авыл җирлекләре катнашты, "Якты Көн" кооперативы, Арча сөт комбинаты, Арча сыр заводы үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Көчле спортчыларны, тренерларны котладылар 20.12.2025 Көчле спортчыларны, тренерларны котладылар
19 декабрьдә спортта уңышка ирешкән мәктәп укучыларын, тренерларын район башлыгы котлаячак дигән хәбәрне алдан белдек. Чөнки безнең улыбыз Сәгыйть Надршин быел таэквондо буенча Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Аягын авырттыру сәбәпле Россия чемпионатына баралмый калды. Кара билбауны чүттән генә алмый калды. Тренерлары Газинур һәм Руслан  Борхановлар алдан хәбәр итеп куйдылар. Ак күлмәктән, кара чалбардан бәйрәмчә киенеп килергә. Сәгыйть бик сөенде. Район башлыгы үзе котлаячак!

Арчада “Дуслык күпере”: “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны 19.12.2025 Арчада “Дуслык күпере”: “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны

Быел кышын Арча халкын “Дуслык күпере – Мост дружбы” исемле этномәдәни квест берләштерәчәк.

“Күрше” фестивале вакыйгалары “Татарстанда кыш” проекты кысаларында узачак. Узган атнада “Күрше” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча 1400 гаризадан 49 иң яхшы проект сайлап алынган. 11 инициатива – үзмәшгульләрнеке, калган 38е – юридик затларныкы. Әлеге чаралар Татарстан Республикасының 30 районын колачлаячак. Шунысы сөендерде – җиңүчеләр арасында Арча район мәдәният йорты тәкъдим иткән “Дуслык күпере – Мост дружбы” проекты да бар.

Арчада яшәүче Гөлбәгьда апа белән Харис абый 55 ел бергә 18.12.2025 Арчада яшәүче Гөлбәгьда апа белән Харис абый 55 ел бергә
Арчада яшәүче Гөлбәгъдә апа белән Харис абый Гакашиннарның бергә яши башлауларына 55 ел. Киләсе елда, Алла боерса, Харис абыйга 80 яшь туласы.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте 17.12.2025 Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында “Чорлар аша карыйм үткәннәргә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды.

Арчадан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ал 16.12.2025 Арчадан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ал
16 декабрьдә көндез Арчадан һәм кичен Казаннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ала.

Вәсилә апага - 100 яшь 14.12.2025 Вәсилә апага - 100 яшь

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгьзәм Гайфуллин. халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова котлады.


Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә 165 кг чәк-чәк әзерләнде 13.12.2025 Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә 165 кг чәк-чәк әзерләнде
"Зилант" фонды командасы Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллиятенә килде. Студентлар һәм укытучылар махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә 165 кг чәк-чәк әзерләп һәм тагын керосин лампасы биреп җибәрделәр.

Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады 12.12.2025 Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады
Казанда узган «Арктур» республика бәйгесендә арча Укучылар Сарае хезмәткәре Айгөл Галәветдинова “Өстәмә белем бирү учреждениесен үстерү программасы” номинациясендә беренче урын алды.

Арчада геройларны искә алдылар 10.12.2025 Арчада геройларны искә алдылар
Арчаның Җиңү паркында Россиянең Ватан Геройлары көне (9 декабрь) уңаеннан районның Бөек Ватан сугышы Геройлары, Хезмәт Геройлары, хәрби хәрәкәтләр, махсус хәрби операция Геройларын искә алдылар. Искә алу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Мәктәп укучылары да килде. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәт ветераннары да искә алу чарасында катнаштылар. Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.

Арчада бер яклы, кыска гына урамга да асфальт җәйделәр 09.12.2025 Арчада бер яклы, кыска гына урамга да асфальт җәйделәр
Ежков урамы таралып, бүленеп-бүленеп урнашкан. Бер башы «Тепло-Сервис» ширкәте турысыннан тауга таба төшкәндә. Нәкъ яр кырыенда урнашкан бер яклы, берничә йортлы урам. Быел шул урымга да асфальт салдылар. Анда яшәүчеләр сөенеп туя алмый

Мөхәммәтҗан бабай истәлеге 08.12.2025 Мөхәммәтҗан бабай истәлеге
Арча агросәнәгать көллиятендә Габдрахман Ишморатовка багышланган фәнни-гамәли конференциядә байның ышанычлы приказчигы Мөхәммәтҗан Төхфәтулла улының оныгының улы Илдар Шәфигуллин да бар иде. “Мөхәммәтҗанның кызы Нәфига, аның кызы Мөршидә минем әни була“, – ди Илдар Габделфәрт улы.

Арчада “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы” бәйгесе узды 06.12.2025 Арчада “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы” бәйгесе узды
Арча элеваторы базасында “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы“ дип аталган һөнәри юнәлеш бирү турниры уздырылды. Анда Арча агросәнәгать көллиятенең үзендә һәм аның Арчадагы филиалында укучы егетләр катнашты.

Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары - республика бәйгесе җиңүчеләре 06.12.2025 Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары - республика бәйгесе җиңүчеләре
5 декабрьдә Казан Кремлендә  “Бел һәм юл куйма!“ дип аталган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында  җиңүче укучыларны бүләкләделәр.

Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша 05.12.2025 Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша

Арча укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша.

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды 04.12.2025 Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды
Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайтып, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле комиссовать ителгән егетләр белән очрашты.

“Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды 03.12.2025 “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Ул Әниләр көне уңаеннан үткәрелде һәм ачыктан-ачык сөйләшүгә, аралашуга корылган иде. Икенче төрле әйткәндә, әниләрнең үзара серләшүе булды ул.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2025 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 


Новости 1 - 100 из 4120
Страницы: