|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.01.2026
Арчаның үзәгендә Яңа елны каршылау аеруча күңелле
Үзәк Чыршыны шәһәрнең үзәк мәйданына күчерү халыкка аеруча ошады. Кем белән генә сөйләшмә, барысы да шулай ди. Дөрестән дә, шәһәр үзәгендә булу бик уңайлы шул. Машина белән килгәннәргә дә, җәяү генә чыгучыларга. Тирә якта яңа ел утлары белән балкып торган биналар, баганалар, агачлар шәһәр үзәген әкият дөньясына әйләндергән.
Шуңа күрә Чыршыны ачу тантанасында да (27 декабрь), бүген дә халык бәйрәмгә бик теләп килгән.
Ә районыбызның сәнгать осталары ямь өстенә ямь өстәп җыелган халыкны җырлатты да, биетте дә.
Иминлек чараларына да зур әһәмият бирелгән. Мәйданга ике яктан да фәкать җәяүлеләр генә үтеп керә ала. Алар да махсус җиһазландырылган урыннардан гына. Нишләтәсең, заманы шундый.
Җыелган халыкны котларга район башлыгы АлмазХисаметдинов та килде.
- 2025 елны матур күрсәткечләр белән тәмамладык. Киләсе елда да шулай матур итеп эшләргә һәм яшәргә язсын. Ил-көннәребез тынычлансын иде, безнең егетләребез исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар. Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык, сәламәтлек телим - , диде ул.
Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Яңа еллар мөбарәк булсын!
Яңа ел ялларында нинди мәдәни чаралар оештыру турында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән сөйләштек. Сез аны ВКонтакте төркемендә узган туры эфирдан тыңлый аласыз: https://vk.com/wall-50631679_94497
Исрафил Насыйбулли
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-uzagenda-iana-elny-karsylau-aeruca-kunelle
