|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.01.2026
Арча стадионында итекле хоккей буенча бәйге узды
Арча шәһәрендә күңелле һәм истә калырлык спорт-сәламәтләндерү чарасы — итекле хоккей буенча ярышлар оештырылды. Әлеге бәйге катнашучыларга да, тамашачыларга да күтәренке рух, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Чара дуслык, бердәмлек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау рухында узды. Командалар спорт осталыкларын, җитезлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
-
I урын — «АрскМеталл» командасы
-
II урын — Мәгариф бүлеге командасы
-
III урын — Арча муниципаль районы администрациясе командасы
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык командаларга, җанатарларга һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәт. Алдагы спорт чараларында да актив катнашуыгызны көтеп калабыз. Сәламәт яшәү рәвеше — уңышка илтүче юл!
Исрафил Насыйбуллин
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-stadionynda-itekle-xokkei-buenca-baige-uzdy
