События

Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр 09.02.2026

Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр

Арчаның  "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм  яшьүсмеләр тернәкләндерү     үзәгендә шунда тәрбияләнүченең әнисе Айсылу Әхмәтова ата-аналар һәм олырак яшьтәге балалар өчен ротанг белән үрү буенча осталык классы үткәрде. Бу эш кул моторикасын үстерү өчен бик файдалы.

Айсылу җитәкчелегендә әниләр үз проблемаларын онытып, иҗат дөньясына кереп китте. Күбесе өчен бу беренче тәҗрибә дә иде.


- Иң мөһиме - үзеңне сынап караудан курыкмаска кирәк, - диде Айсылу. - Беренче эш теләгәнчә матур булмаска мөмкин, ләкин ритмны тотарга, принципны аңларга гына кирәк, куллар үзләре хәрәкәтләрне ятлый башлый. 

"Тернәкләнү - ул процедуралар һәм күнегүләр генә түгел, ә иҗат рәхәте, аралашу рәхәте, "Мин эшли алам!" дип аңлау рәхәте". 

Бу хакта безгә балаларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча белгече Гөлнара Сәлихҗанова хәбәр итте.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ternaklanderu-uzagenda-karin-urerga-oirandelar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение