|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.02.2026
Авылыбызның ак яулыклы ак әбие
21 февральдә Яңа Кишеттә гомер итүче Мәдинә апа Әхмәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәГадәттәгечә, өй тулы кунак – балалары, онык-оныкчыклары булачак. Без килгәндә дә янында кода-кодагые иде.
“Авылның ак яулыклы ак әбие син“, – диде кодагые саубуллашканда аны җилкәсеннән кочып.
Мәдинә апаның нур чәчеп торган күзләрен, ягымлы йөзен күреп, үзеннән үзе елмаясы, аңа иң матур сүзләр әйтәсе килә. Матур сөйләшә, бер артыгын әйтми, шундый матур картлык насыйп иткән язмышына, игелекле балаларына рәхмәт сүзләрен жәлләми.
Ә чынлыкта тормыш Мәдинә апаның да башыннан сыйпамаган.
– Гаиләдә алты бала үстек. Дүрт кыз, ике ир бала. Шунысы, әти бар иде. Сугыштан яраланып кайтканнан соң, трактор моторлары төзекләндерергә кеше кирәк, дип бронь белән алып калдылар үзен, – диде ул балачагын исенә төшереп. – Җиде сыйныф укыдым. Имтихан бирү белән олыларга ияртеп Лаеш урманына җибәрделәр. Чыбык чабарга гына, дигәннәр иде, ачлы-тук-лы хәйран азапланырга туры килде анда.
Хөкүмәт заданиесе булгач бер тиен акча да түләнми. Шуңа, кабат барырга кушкач, кызлар тавыш чыгара. Әтнәдән яңа колхоз рәисе килгән була. Зиннур исемле улы бар. “Колхоз рәисе улы да барса, без риза“, – диләр. Шулай егет тә алар белән Лаешка китә. Ул чакта әлеге Зиннур белән кавышып, гаилә корырлар, дигән уй Мәдинәнең башына да килми.
– 1959 елда өйләнештек. Дүрт почмаклы кеп-кечкенә өйгә тугызынчы кеше булып килдем. Безнең кебек аларда да алты бала. Зиннурның үз әтисе сугышта һәлак булган. Әнисе Барый исемле кешегә кияүгә чыккан. Үги әти малайны үз баласы кебек үстергән. Тормыш булгач, төрле вакыт булгандыр, әмма сүзне урамга чыгармадык, үзара килешеп, матур яшәдек, – диде Мәдинә апа. Шунда килене Зөлфия сүзгә кушылды.
– Безнең әни бик сабыр булган инде, – диде ул. – Уллары, киленнәре балаларын җыеп атна саен кайта. 30-35 кеше җыела. Сабантуйларда кешенең чуты булмый. Икешәр көн мунча ягабыз. Ул вакытта суын да чиләк-көянтә белән китерәсе. Аллага шөкер, бер җир кимемәде. Кайнатаның туганнары бик яратты аны. Әни үзе дә бик уңган иде. Бөтенебез төрле якка эшкә чыгып китәбез, кайтканда өчпочмаклары пешкән, өй җыештырылган, кере юылган, бар да тәртиптә булыр иде.
– Зиннур бик әйбәт булды, – дип елмаеп ирен искә төшерде Мәдинә апа.
Матур гына яши алар. Дүрт балалары туа. Фирданиясе, Лидиясе Казанда, Вилсур улы килене Зөлфия белән төп йортта. Аларның ике кызы Гүзәл белән Зөһрә әби-бабай янында үскән. Казанда яшәгән Газинур улы гына ана йөрәгенә гомерлек җәрәхәт салып вафат булган.
– Зиннур 15 ел авырды. Газинур улым аны хастаханәләргә йөртте. Тик алып калып булмады шул, – диде Мәдинә апа. – Үзем дә берничә операция кичердем. Нишлисең, гомер бетмәгәч, Аллаһы Тәгалә саклый.
– Утта янмас, суда батмас әнеки булдың син, дип көлешәбез өйдә, – дип кушылды килене. – 1992 елдан бирле яшибез инде. Ике кайнана, ике кайнатага килен булып килдем мин. Зур ярдәмчем, киңәшчем, сердәшчем әле әни. Исән-сау гына булсын. Эштән кайткач, аңа эчемне бушатам. Тыңлап тора да, нәрсә дияргә дә белмим инде, дип куя. Шуңа да күңел була. Клубта эшлим мин. Тынгысыз хезмәтемне аңладылар, рәхмәт кайнанам белән кайнатама.
Мәдинә апа әле өйдәге вак-төяк эшләрне дә башкарып куя, биш вакыт намазын калдырмый, укырга ярата, вакытлы матбугат белән танышып бара, телевизордан бер яңалыкны калдырмый тыңлый. Хәтере яхшы. Колхоз эшеннән соң лаеклы ялга чыкканчы китапханәдә техничка булып эшләгән ул. Шундагы бөтен китапны укып чыккан.
– Ялгыз түгел мин, Аллага шөкер. Балаларым, җиде оныгым, алты оныкчыгым бар. Хөкүмәт пенсия бирә. Тормыш хәзер бик рәхәт. Аллаһы Тәгалә биргән гомернең кадерен белеп яшәргә генә кирәк.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avylybyznyn-ak-iaulykly-ak-abie
