События

«Туган як тургае» 28.01.2016

«Туган як тургае»

Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулу уңаеннан  “Әдәби кунакханә”дә очрашу.

27 гыйнвар көнне Арча үзәк китапханәсе “Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә “Әдәби кунакханә” кысаларында якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим һәм педагог Хәнәфи Бәдигыйның “Туган як тургае” исемле юбилей кичәсен уздырды.

Кунагыбыз үзенең якташлары белән очрашуны зарыгып көтеп алды. Алып баручының сорауларына ихлас күңелдән, тулы җаваплар бирде. Күңеленә якын булган иң матур шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән таныштырды.

Якташыбызны 75 яшьлек юбилее белән район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р., “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Камалов Р.Р., “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Фазылова Л.Р., Пошалым китапханәсе мөдире Галимҗанова Г. тәбрикләделәр. Кунакханәдә очрашуны туган ягыбызга багышланган җырлары белән Расих Галимҗанов бизәде. Китапханәбезнең актив укучылары Зыятов Фәргать, Гатауллина Хәсибә, Арча педагогия көллияте студентлары һәм “Казан арты” музее хезмәткәрләре Хәнәфи Бәдигыйның шигырьләрен һәм “Дала бөркете” поэмасыннан өзекне сәнгатьле итеп укыдылар.  Соңыннан юбилярыбыз әңгәмәне “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре белән чәй өстәле артында дәвам итте.

 Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение