|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.03.2026
Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды
Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды. Бу юлы алар 8 март уңаеннан үзләренә бәйрәм ясадылар. Яшь барган саен очрашып торырга кирәк. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы.
Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова бәйрәм белән котлады. Пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова күңелле викторина әзерләгән. Сораулар кызыклы һәм мәгьнәле иде. 8 мартның килеп чыгу тарихы. Ризык рецептлары, мода һ.б. сорауларга җавап бирделәр. Викторинаның исеме дә исеме! Хатын-кызлардан башка яшәү мөмкин түгел! Соңыннан чәй өстәле янында шигырьләр сөйләп, җырлап, күңелле итеп утырдылар. Лотерея да уйнатылды. Күрешеп аралашуга ни җитә! Әлеге чара "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында үтте. Актив озын гомер.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kuresep-ocrasuga-ni-ita
