![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Сеҗедән Булат Мөбәракшин квадроцикл ясаган
Арча районы Сеҗе авылында гомер итүче Булат Мөбәракшин ике улы белән бергә, квадроцикл ясаган. Хәзер хуҗалыкларында күп эшне шушы техника башкара икән.
— Йөкне, суканы яхшы тарта. Бер проблемасыз диярлек, трактор эшләгән бөтен эшне башкара. Шуңа аны трактор урынына куллана башладык. Төрлесеннән җыйдык: двигателе — “ВАЗ-2109”дан, редукторлары — “ВАЗ-2106”, тәгәрмәчләре — “УАЗ”дан… Квадроцикл тулы приводлы. Күп өлешенә “Тугызлы”ның запас частьлары кереп утырды, — ди оста.
"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы