События

Кәчедән Илнар Ильязов — Россия чемпионы 30.01.2016

Кәчедән Илнар Ильязов — Россия чемпионы

Илнар Ильязов Кәче авылыннан. Арча агросәнәгать көллиятендә төзүче булырга укый. Голбол белән шөгыльләнә. Спортның бу төре бездә таныш түгел. Илнар аңа Лаешта сукырлар өчен мәктәптә укыганда өйрәнә. Бу спорт төре параолимпия уеннарына кертелгән. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен футбол ул. Аны күзләре бәйләнгән килеш ятып уйныйлар, туп та махсус, тавыш бирә торган.

Илнар Татарстан җыелма командасы составында да уйный. Россия чемпионатында беренче урынны яулаган. Спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булган. Район башлыгы Илшат Нуриев аңа спорт мастерлыгына кандидат билгесе, әнисе Фәридә Нигамовага чәчәк бәйләме тапшырды.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение