События

Нәтиҗәләр эшне күрсәтә 31.01.2016

Нәтиҗәләр эшне күрсәтә

Иске Кырлайда 22 гыйнвардан 23 гыйнвар төнендә буран котыра. Ә иртәгесен, 23 гыйнварда, авылда Иске Кырлай мәктәбендә укыган Фәнил Гарәфиев истәлегенә зур чаңгы ярышы булачак.  Бәхеткә каршы, иртәнге якта буран тына төшә.

– Иртән Фәнил Гарәфиевның абыйсының улы Фәрит Гарәфиев “Буран” белән эз салды, – ди Иске Кырлай мәктәбе физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков. – Чаңгы ярышы әйбәт шартларда үтте. Фәнил Гарәфиев истәлегенә ел да оештырабыз без аны. Быел 5нче тапкыр үткәрәбез. Һәм чаңгычылар да быел көчлерәк.

Ярышта 20 мәктәп командасы, 98 чаңгычы катнашты. Бу район мәктәпләренең көчле чаңгычылары җыелган зур чара иде. Анда  “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Венера Таджибаева, методист Фагыйлә  Борһанова, “Металл” ширкәте директоры Инсаф Габделгазизов һәм Фәнил Гарәфиевның улы Фәнис катнашты. Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев хөкемдарлык итте. Ярышны оештыручылар иганәчеләр “Металл” ширкәте (җитәкчесе Лилия Гарәфиева) һәм “Сервис агро” ширкәтенә (Габделхәй Кәримов) бик рәхмәтле булды. Ярышта катнашучыларның барысы да медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призчыларга төрле дәрәҗәдәге Кубок- лар тапшырылды.

1, 2, 3нче урыннарны алган 18 укучының 7се Иске Кырлай мөктәбеннән  иде. Нәтиҗәләрне карагыз: чаңгы спортының теге яки бу мәктәптә нинди дәрәҗәдә үсеш алганын чамаларга була.

Румия Саттарова

Нәтиҗәләр

2002 елда туганнар һәм алардан яшьрәкләр арасында җиңүчеләр

  1. Азат Абдуллин (Иске Кырлай, укытучысы Айрат Ситдыйков)
  2. Илназ Дияров (2нче мәктәп, тренеры Рәис Камалов)
  3. Илфат Шәрипов (Ашытбаш, укытучысы Наил Сабирҗанов)
  4. Эльвира Вафина (5нче гимназия, тренеры Рәис Камалов)
  5. Динә Сәйфуллина (Иске Кырлай)
  6. Ландыш Хәбиева (Иске Кырлай)

2000–2001 елларда туганнар

  1. Илназ Шәрәфиев (Иске Кырлай)
  2. Ринат Зиатдинов (2нче мәктәп, тренеры Рәис Камалов)
  3. Илнар Хөсәенов (Иске Кырлай)
  4. Илүзә Фазлыева (Иске Кырлай)
  5. Наилә Саттарова (Иске Кырлай)
  6. Зилә Минһаҗева (Урта Курса, Марсель Минһаҗев)

1998–1999 елларда туганнар

  1. Илназ Ибәтуллин (1нче мәктәп, тренеры Рәис Камалов)
  2. Илназ Яруллин (Курса-Почмак, Хәлил Хәсәнов)
  3. Әнвәр Гарипов (Лесхоз, Илдар Шакиров)
  4. Альбина Низамиева (Лесхоз)
  5. Исламия Фазылҗанова (Апаз, Халит Миннебаев)
  6. Гөлнур Нуруллина (Ашытбаш)

Унберъеллык мәктәпләр

  1. Ашытбаш (Наил Сабирҗанов)
  2. Курса-Почмак (Хәлил Хәсәнов)
  3. 2нче мәктәп (Рәмис Нәбиуллин)
  4. Апаз (Халит Миннебаев)
  5. Лесхоз (Илдар Шакиров)

Тугызъеллык мәктәпләр

  1. Иске Кырлай (Айрат Ситдыйков)
  2. Урта Курса (Марсель Минһаҗев)
  3. Носы (Гүзәл Ганиева)

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение