События

Нәҗип Нәккаш Тукай белән илһамлана! 01.02.2016

Нәҗип Нәккаш Тукай белән илһамлана!

3 февраль көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәсе ачыла. «Тукай белән илһамланып» дип аталган проектта тугралар остасының алтмышлап хезмәте урын ала.


Нәҗип Нәккаш - татар мәдәниятендә каллиграфия сәнгатен тергезү, яшәтү һәм үстерүдә биниһая эшләр башкарган шәхес. Ул үз иҗаты белән һәрдаим таныштырып бара, кызыксынучыларга мастер-класслар үткәрә.

Н.Нәккаш – 1000нән артык тугра авторы, шуларның 400дән күбрәге пыялада эшләнгән. Мондый күләмле иҗатны бары тик төрле яктан әзерлеге булган галим кеше генә башкара ала. Ул үзе дә: «Монда гарәп язуын да су урынына эчәргә кирәк, монда Коръәнне дә, хәдисләрне дә, гомумән, тарихны да яхшы белү сорала. Фарсы телен белү дә зарур. Сәнгатьнең бу төре әдәбият һәм дин белән дә катнашкан. Йолалардан, традицияләрдән дә хәбәрдар булуың мәслихәт. Әлбәттә, һәрбер рәссам боларның барысын да булдыра алмый. Шунлыктан әлеге сәнгать – хаттатлык иҗаты серләре сирәк каләм ияләренә генә ачылучан».

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә олуг татар шагыйренең шигъри юллары проектның үзәген тәшкил итә.

Нәҗип абый – катлаулы һәм мактаулы иҗат юлын сайлаган галим. Архивларда үз тикшерүчесен көтеп яткан күп кенә рухани мирас әсәрләрен халыкка кайтарды. Каллиграфия сәнгатен ялыкмыйча пропагандалады, үзе артыннан яшьләрне ияртүгә иреште.

Каллиграфия – мәңгелек хакыйкатьләргә төшенү юлы, ди белгечләребез. Гарәп язуы гомер бакый безнең күңелләрдә ниндидер бер дулкынландыргыч, җылы һәм илаһи хисләр уята.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение