События

Хәсәншәех егетләре хоккейны каты уйный 06.02.2016

Хәсәншәех егетләре хоккейны каты уйный

Бу егетләрдә туган авылым «Хәсәншәех!» дигән зур горурлык хисе бар! Алар авылда гына яшәми. Арча Боз сараена тренировкага Казаннан ук кайтып йөрүчеләр бар!

Кичке сәгать 9нчы яртыда тренировкалары башлана. Һәм төнлә яңадан Казанга китеп баралар. Атнага берничә тапкыр бит әле ул! Менә нинди ихтыяр көче бар егетләрдә! Туган авыл көче бу! Арчада яшәүче егетләр дә бар. Аларның барысын да Хәсәншәех берләштерә.

Алар республиканың иң көчле командалары белән очрашырга ярата. Һәм күп очракта җиңәләр. Әле кичә генә Арча Боз сараенда Теләче командасы белән уйнадылар һәм җиңделәр! Команда капитаны Айрат Хәбиров. Егетләргә уңышлар телибез.

Иң кызыгы шунда: команда өчен бөтен авыл халкы җаната!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение