События

Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады 10.02.2016

Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады

9 февральдә “Арча Арена” Боз сараенда Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады.

Уен бик кызыклы башланып китте. Безнең капитан, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов икенче минутта ук исәпне ачты. Ул бу уенда өч алка кертте.

Тәнәфестә аннан:

— Мондый уңышка ничек ирештегез? — дип сорадым.

— Очраклы хәл бу, — дип шаяртудан башлады ул сүзен. — Кирәкле вакытта, кирәкле урында булып чыктым.

Аның энесе, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов бу көнне җыелышта хисап ясады, ә кич инде район данын якларга чыккан. Бер алка — аныкы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллинның алка кертүен бик теләгән идем, чөнки аның туган көне иде. Бик тырышты, ике очко җыйды ул.

Утар Аты, Үрнәк авыл җирлекләре башлыклары Әхтәм Хәкимҗанов, Илгиз Камалетдинов та бозда үзләрен бик иркен хис иттеләр.

Арчалылар 12:8 исәбе белән җиңү яулады. Әлеге җиңүгә уенчылар Илнур Абдрахманов, Ленар Мөлеков, капкачы Олег Мөхәммәтҗанов та лаеклы өлеш керттеләр.

“Ак барс” командасы да алдагы уеннарда, безнекеләрдән үрнәк алып, җанатарларын күбрәк алкалар кертеп куандырсыннар иде.

Ильяс Фәттахов

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение