События

Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара 12.02.2016

Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара

Мәктәпләрне ныклап төзекләндерү быел да дәвам итә. Хәзерге вакытта дүрт урында – Наласа, Хәсәншәех, Ташкичү, Иске Ашыт, Кәче мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.

– Алтынчысы – Яңа Кырлай мәктәбе. Мәктәптән тыш анда төзекләндерү музейга, авыл җирлеге урнашкан бинага һәм Сәгъди карт йортына да керәчәк, – диде “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов.

Аның белән без Ташкиичү мәктәбендә очраштык. Килүебезнең сәбәбен белүгә ул башкарган эшләре турында сөйләп китте.

— Биредә барлык эшнең 60 проценты бетте инде, дияргә була. 90 тәрәзәне генә алыштырдык. Бу эшне авыл кешеләре көче белән Рәдис хәзрәт бригадасы башкарды. Алып яңаларын кую турында гына сүз бармый биредә. Бик күләмле һәм мәшәкатьле хезмәт булды ул. Чөнки тәрәзәләр артык зур иде, шуңа һәрберсен иллешәр сантиметрга кечерәйтеп, асларын ныгытып эшләргә туры килде. Идәннәр дә агач иде. Беренче катта идән асларына урыны–урыны белән берәр метр тирәнлектә ком тутырып, җылытып эшләдек. Коридор идәненә плитка җәйдек, – диде Азат Җәләлетдинов.

Моннан тыш шушы бина эчендә урнашкан балалар бакчасы белән медпункт урыны үзгәртелгән, бина эченә кертелеп җылы бәдрәфләр (уңай мохитне дә исәпкә алып), спортзалда киенү–чишенү бүлмәләре, актлар залы, кызлар һәм егетләр өчен технология бүлмәләре, ашханә һәм башка бүлмәләр дә була.

– Балалар бакчасына арттан әйләнеп керәсе иде, хәзер керү юлы алгы якта. Бөтен санитария таләпләренә туры китереп, идәннәре җылытылып  эшләнде. Балалар бакчасына бүгенге көндә 18 бала йөри, мәктәптә 64 бала белем ала. Мәктәпнең яңа төскә керүенә балалар да, ата-аналар да шатлана, – диде мәктәп директоры Илгиз Гыйбадуллин.

– Коллектив бик булыша. Хуҗалык та кирәк чакта техника белән ярдәм итә. Аңлашып эшлибез. Булсын дип йөриләр, – ди А.Җәләлетдинов. – Район башлыгы да төзелеш барышын даими контрольдә тота, киңәшләрен бирә, тәкъдимнәрен кертә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашында атна саен планерка була.

Азат Җәләлетдинов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә идәнгә линолеум җәясе, тәрәзә төпләрен ясыйсы, ишекләр куясы, буйыйсы, җылылык челтәрен алыштырасы, фасадны тышлыйсы бар. Эчке эшләр Карен Искандарян бригадасына йөкләнгән.

Ташкичү мәктәбенә 32 ел булса, Иске Ашыт мәктәбе төзелгәнгә 42нче ел белән бара икән инде. Шул вакыттан бирле бер тапкыр да ныклап төзекләндерелмәгән, идән–ишекләре алышынмаган.

– Бик искергән иде бу мәктәп. Тәрәзәләрен кулга алуга, төшеп китә. Рамнары тәмам черегән. Яңа тәрәзәләр куйгач, мәктәп җылынып киткән кебек булды, –  ди мәктәп директоры Альбина Мостафина. – Дөрес, узган ел җылы бәдрәф белән котельный эшләгәннәр иде. Аннан кое казып су кертелде. Җәен су җитми иде.

Мәктәп ишеген атлап керү белән андагы үзгәреш күзгә ташланды. Иркенәеп, яктырып, уңайланып киткән.

– Аскы катка үзгәрешләр күп керде. Медпункт, чишенү бүлмәләре өстәлде. Коридор матурлап эшләнде. Ашханә икенче урынга күчте. Ул бераз кечерәеп калды, әмма уңайлы булачак, барлык таләпләр искә алыначак. Монда да идәннәрне, җылылык челтәрен алыштыру, канализация үткәрү күздә тотыла, – ди Азат Җәләлетдинов. – Бу мәктәпне төзекләндерү өчен 7 миллион сум гына акча бүлеп бирелде. Шуңа түбәне алыштырып тормыйча (әлегә су үтми) фасадны тышлап булмасмы, дип өметләнәбез. Бинаның тышкы ягы бик ямьсез.

Ул Хәсәншәех, Наласа мәктәпләрендә ныклап төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштырып үтте. “Барысын да май аена тәмамларга уйлыйбыз”, – диде.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак:


Возврат к списку


0
Алмаз
Здравствуйте )мы занимаемся установкой и продажей систем видеонаблюдения)Сейчас во всех школах в обязательном порядке устанавливают видеонаблюдение.Не только в школах но и в садиках ,а также в местах общественного скопления.Работаем в этой сфере уже 11 лет.Наш номер телефона:89600571151
Имя Цитировать 0
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение