События

Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде 15.02.2016

Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде

Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде. Быел ул Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Әлеге акция кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Бар җырымны илгә багышладым…” исемле әдәби-патриотик кичә узды.

Чарага килгән Социаль белем бирү академиясе студентлары каһарман-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Алып баручы шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җәлилчеләр турында яңа мәгълүмат белән таныштырды. Студентлар җәлилчеләрнең портретларын кулларына алып, бер минут тынлык белән аларны искә алдылар. Кичәгә багышлап әзерләнгән презентация һәм күргәзмәлек кунакларыбыз тарафыннан җылы кабул ителде. Соңыннан алар Муса Җәлилгә багышланган документаль фильм да карадылар.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение