События

ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ. 16.02.2016

ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ.

13 февраль иртәсен ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген мәктәптә “АҖАГАН”! Районыбызның, Кенәр зонасына караган, 11 мәктәбе үзара көч сынашачак.

Ишегалдыбыз “хәрби мәйданчыкны” хәтерләтте. Берәм-берәм солдат киеменнән мәктәпкә укучылар агылды. Бер генә мәктәп командасы да ярышка әзерлексез килмәгән. Отряд исеме язылган байрактан башлап, ярыш өчен кирәк-яраклар хәстәрләнгән.

Командалар спорт залында тантанага тезелеп бастылар. Укучыларны Арча һәм Әтнә районнары буенча военкомат бүлеге җитәкчесе А.А.Борханов, запастагы 3 ранг капитаны М.Р.Ахмадуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе З.М.Давлетбаев, мәктәп директоры З.И.Хайруллина сәламләде, уенда зур уңышлар теләделәр.

Башланды… Командалар төрле юнәлештә көч сынашты: интел-лектуаль конкурста сорауларга җавап бирделәр, снайпер булып төз атуга ярыштылар, граната ыргыттылар, “мина кыры” аша уздылар, автомат сүтеп-җыйдылар, “сугыш кырыннан” яралы иптәшләрен исән-имин алып чыктылар, азимут буенча хәрәкәт иттеләр, көч-куәтләрен бәяләүгә күнегүләр үтәделәр һәм стройда, төрле коман-далар үтәп җырлап уздылар. Укучыларны уенга тагын да рухланды-ру өчен музыкаль разминкалар да әзерләнгән иде, анда да бик теләп катнашты конкурсантлар. Хәрби тормыш шартларында ашханәдә туклану үзе бер күңелле булды. Укучылар көчләреннән килгән кадәр үз командасы өчен көрәште.

Һәр башламның ахыры булган кебек, әлеге бәйге дә ахырына якынлашты. Мәктәп спорт залы укучыларны кабат бергә җыйды. Дулкынланудан, җан-фарманга чабып арудан битләре алсуланган балалар зарыгып хөкемдарларның карарын көтте. Тик укучыларны гаҗәпләнергә мәҗбүр итеп, Әфган сугышында катнашкан, районы-бызның 27лачыны- сугыш ветераны, команда астында укучылар алдына кереп бер сафка тезелеп бастылар. Парад белән районның “Сугышчан дуслык” берләшмәсе җитәкчесе С.Л.Багаутдинов идарә итте. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады. Әфган сугышының аяусыз сугыш булуын, бик күп ир-егетләребезнең Туган җирләренә әйләнеп кайта алмавын, нәкъ менә бүген шул иптәшләре каберенә зыярат кылулары турында сөйләделәр ветераннар. Аларның һәркайсының күзләрендә яшь тамчылары, ә йөзләрендә, каршыларында басып торган егет-кызлар белән горурлану чаткылары бар иде. Әфганчы абыйлар белән очрашу укучылар күңелендә әйтеп бетергесез уңай тойгылар уятты.

Ярышта Яңа Кенәр мәктәбе командасы 1, Ашытбашлылар 2, Апазлылар 3 урынга лаек булдылар. Шатлыкларның иге-чиге булмады.

Залда хәрби киемнән басып торган балаларга, үз иңнәрендә сугыш ачысын татыган әфганчы ветераннарга карап, ил көннәребез тыныч булсын, безнең балаларыбыз язмышына сугыш афәте җилләре кагылмасын диеп пышылдады иреннәр, шулай булсын диеп теләде күңелләр.

Яңа Кенәр мәктәбе директоры Зөлфия Хайруллина

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение