|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.02.2016
Арча педагогика көллияте студентлары атуда да беренче
11–12 февральдә Казанда мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхаиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.
Рәзинә Гасимуллина беренче, Раил Гатауллин икенче, Регина Евсеева өченче булды. Барысы да Арча педагогика көллияте студентлары.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
