События

Җиңүче командага-спорт инвентаре 18.02.2016

Җиңүче командага-спорт инвентаре

Кичә Арча үзәк стадионында тагын чаңгы ярышлары булды. Бу юлы барлык мәктәпләр укытучылары җитезлектә көч сынашты. Ярышларны район мәгарифе профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырды.

-Без уку елы дәвамында спортның 11 төре буенча ярышлар үткәрәбез. Укытучыларга очрашу, аралашу өчен дә бик яхшы чара бу, -диде Вакыйф Харисов.

-Ә җиңү яулау монда зур роль уйнамыймы?

-Ничек кенә уйный. 11 төр буенча да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өч командага мин спорт инвентарьлары алып бирәм. Аннан узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрен күпкә яхшырткан (мәсәлән, узган ел 38нче урында булса, быел 10га күтәрелгән, ди) спортчы укытучыларга да бүләк каралган. Шулай булгач, көрәш бара монда. Әле нинди генә көрәш!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение