|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.02.2016
Күтәренке кәеф бүләк иттек
Яңа Кенәр мәктәп интернатында тәрбияләнүчеләр “Өмет” балаларны тернәкләндерү үзәгендә концерт куйды.
— Балаларның дәртле биюләре, моңлы җырлары, сәнгатле сөйләмнәре һәркайсын сокландырды, — дип яза Яңа Кенәр интернат мәктәбе директор урынбасары Илсөя Мөхәммәдиева. – Балалар тын да алмый һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп карап утырдылар. Бу очрашу алар күңелендә җылы хисләр генә калдырды, күтәренке кәеф бүләк итте.
Ахырдан балалар һәр тамашачыга үзләре ясаган чәчәкләр бүләк итте.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
