События

Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция 19.02.2016

Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция

М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “Тукай әкиятләре” дигән музыкаль-шигъри композиция оештырылачак. Бу чара Татарстанның театр әһелләре берлеге, “SFORZANDO” башкару сәнгатен җәелдерү хәйрия фонды белән берлектә 25 февраль көнне узачак.

Әлеге композиция Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана. Композициянең әдәби нигезендә әкиятләр: “Су анасы” (Р.Бохараев тәрҗемәсе), “Шүрәле” (С.Липкин тәрҗемәсе), “Кәҗә белән сарык” (С.Липкин); шигырьләр: “Сөткә төшкән тычкан” (Р.Моран тәрҗемәсе), “Туган ил” (А.Ахматова тәрҗемәсе), “Эш беткәч, уйнарга ярый” (В.Думаева-Вәлиева) шулай ук “Исемдә калганнар” автобиографик очеркы (В.Думаева-Вәлиева) ята. Шагыйрьнең әсәрләре рус телендә яңгыраячак.

Фәрит Яруллинның - “Шүрәле”, Әнвәр Бакировның “Су анасы” балетлары, Ильяс Камал, шулай ук татар милли әсәрләре һәм бию көйләре композициянең музыкаль өлешен тәшкил итә, ди проект авторлары. Тукайның Кырлайда яшәгән чоры тасвирлана. Нәкъ менә Кырлай киләчәктә Тукайны иҗатка рухландырган да бит.

Композиция балалар һәм яшүсмерләр аудиториясенә адресланган. Проектның максаты – үсеп килүче буынны татарның милли әдәбияты, музыкасы һәм сәнгате белән якыннан таныштыру. “Тукай әкиятләре” өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Проектта яшь актерлар һәм музыкантлар катнаша.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение