События

Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды 20.02.2016

Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Арча районы буенча элеккеге баш дәүләт инженер-инспекторы Нигъмәтҗанов Рафис Габделбәр улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», мәдәниятны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гарифҗанова Гөлназ Наил кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Арча Мәрхәмәтлек үзәге социаль хезмәткәре Низамиева Фирдәвес Рубил кызы халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Наско» ачык акционерлык җәмгыятенең Арча территория идарәсе менеджеры Гомәрова Рәзилә Гәрәй кызы районның социаль-икъдисадый үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ат чабышларын уздырырга ярдәм иткәне өчен «Сервис-Агро» ширкәте генераль директоры Кәримов Габделхәй Йосыф улы Россия ат спорты Федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение