События

Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде 22.02.2016

Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде

22 нче февраль көнне Казанбаш төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә Мәскәү шәһәреннән Россия Герое полковник Сафин Дмитрий Анатольевич, Арча шәһәреннән “Сугышчан туганлык” исемле әфганчы сугышчылар җәмгыяте җитәкчесе Баһаветдинов Сергей Лимусович, әфган сугышы хәрәкәтләрендә катнашкан Гарипов Рафис, Шакирҗанов Дамир, Тимашев Фәнис, Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгән авылдашларыбыз Заһриев Рөстәм, Гобәйдуллин Илгиз, Латыпов Рәшит, Исмәгыйлев Ирек, Әсхәдуллин Илшат килде. Бәйрәмгә шулай ук барлык әтиләр дә чакырылды. Кунаклар килгәч тә мәктәп белән таныштылар һәм музейда булдылар.

Иң беренче сүз полковник Сафин Дмитрий Анатольевичка бирелде. Ул укучыларыбызны хәрби хезмәт һөнәре белән таныштырды. Укучыларда Ватанны ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Баһаветдинов Сергей Лимусович укучыларны тырышып укырга, кыю булырга чакырды. Шакирҗанов Дамир, Заһриев Рөстәм, Тимашев Фәнис тә укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, Ватанны лаеклы саклаучылар булып үсүләрен теләделәр.

Укучылар килгән кунакларга зур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы спортзалда дәвам итте. “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дип аталган спорт бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә өч гаилә катнашты. Гаиләләр үзләренең көчле, җитез булуларын, спортны яратуларын расладылар. Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде. Укучыларга бик файдалы патриотик тәрбия чарасы булды.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение