Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева «Хәтер» сайты булдырган
Шушмабаш урта мәктәбендә хәзерге заман мәктәбендә хәрби–патриотик эшчәнлек” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды.
– Районда гражданлык–патриотик тәрбия айлыгы бара. Шуның кысаларында парламент сәгатьләре, кичәләр, очрашулар һәм башка күп төрле чаралар оештырыла, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. – Аннан сугышта хәбәрсез югалган, бүген көнгә кадәр кайда күмелгәннәре дә билгеле булмыйча, хәтер китабына да кертелмәгән якташларыбыз бар. Мәктәпләрдә аларны эзләү буенча эш алып барыла. Бу юнәлештә Шушмабаш мәктәбе хезмәте аеруча зур. Бүгенге семинар тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.
Ул практик өлешеннән башланып китте. Семинарда катнашучылар беренче булып Иске Кишеткә, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей–йортында булдылар. Аннан Яңа Кишет мәктәбенә тукталдылар. Биредә аларны татар халкына хас булган кунакчыллык белән укучылар һәм укытучылар каршы алды. Биредә “Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар” исемле әдәби–музыкаль кичә тәкъдим ителде. Китапханәче Фирүзә Әхмәдуллина кызы белән бергәләп сугышта хәбәрсез югалган туганнарын эзләү буенча эш алып барулары турында сөйләде.
Чираттагы тукталыш – Шушмабаш мәктәбе. Биредә кунакларга ике мастер– класс күрсәтелде. Югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Таҗетдинова тәкъдим иткәне «ЗДВР лар клубы–шәп клуб!» темасы астында узды. ЗДВР тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары дигәнне кыскартып әйтү икән. Биредә алар үзләре балалар ролен уйнады, Гөлшат “апалары” җитәкчелегендә әлеге клубның туган көненә әзерлек эшләре алып барды.
– Гөлшат Таҗетдинова – тәҗрибәле, “Ел укытучысы – 2014” республика бәйгесенең финал ярышында саф татар телендә чыгыш ясап, аерым номинациядә җиңү яулаган укытучы, – диде Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова.
Бәйрәмнең икенче өлешендә югары категорияле физика һәм математика укытучысы Рәмлә Нуриева «Гомерләрдән, дәверләрдән хәтер кала…» дигән исем астында мастер–класс тәкъдим итте. Ул үзе төзегән «Хәтер» сайты белән таныштырды, мәктәптә эзләнү эшчәнлегенең ничек оештырылуы турында сөйләде.
— Бу эшне мин 2005 елда Шекә мәктәбендә башладым. Укучылар белән өйдән-өйгә йөреп, ветераннар, туганнары белән очраштык, мәгълүматлар тупладык, “Данлы авылдашларым” дигән брошюра төзедек. Аннан альбом ясадык. Тик моның белән генә чикләнү дөрес булмас, дип уйладык, һәлак булганнарның да исемнәрен мәңгеләштереп, “Хәтер” китабы төзергә булдык. Башта Шекәнекен, аннан Шушмабашныкын. Үзем Илдус авылыныкы булгач, аны да читтә калдырасы килмәде, — ди Рәмлә Нуриева. – Бик күп документлар өйрәндек, архивларда эзләндек, фотосурәтләр таптык. Сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, туганнары, өлкәнрәк укытучылар, укучылар да ярдәм итте. Шулай “Хәтер” сайты барлыкка килде.
Әйтеп бетергесез зур, кирәкле эш башкарган укытучы. Никадәр кешенең рәхмәтен алган. Район мәгариф идарәсе аның бу хезмәтен югары бәяли һәм башка мәктәпләргә өлге итеп куя.
Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары күңелендә җылы тәэсир калдырды. Кызыгырлык, файдалы, күп вакыт, тырышлык таләп итә торган, авыр, шул ук вакытта теләк булганда һәрберсенең кулыннан килә торган хезмәт. Алар очрашудан әнә шундый уй белән таралышты.
Гөлсинә Зәкиева
Чыганак: http://arskmedia.ru/