События

Атна саен ярыш 28.02.2016

Атна саен ярыш

Боз сараенда Утар Аты, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кырлай, Арчаның 1нче урта мәктәбе, 5нче гимназиянең 2001 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылары арасында хоккей ярышлары узды.

Яшь спортчыларны районның хоккей федерациясе рәистәшләре Рөстәм Хәйруллин, Ренат Минһаҗев, Боз сарае директоры Илһам Шакиров тәбрикләде.

— Хоккей федерациясе бик актив эшли, — ди Илһам Шакиров. — Узган атнада да ярышлар булган иде. Рөстәм Абдуллаҗан улына, Ренат Васыйл улына рәхмәт, иганәчеләр дә табалар, әлеге спорт төрен үстерү өчен тырышалар.

Финалда Арчаның 1нче урта мәктәбе һәм Утар Аты мәктәбе хоккейчылары очрашты. Кызыклы уенда  арчалылар җиңде.

Иганәчеләр: Рөстәм Хәйруллин, Ренат Минһаҗев, сөт комбинаты, шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллин, “Татарстан”, “Курса МТСы”, “Агроснаб”, “Степ” ширкәтләре.

— Боз сарае хезмәткәрләре дә ярышлар оешкан төстә узсын өчен барын да эшли, — ди Рөстәм Хәйруллин.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение