События

Укытучылар чаңгыда ярышты 28.02.2016

Укытучылар чаңгыда ярышты

Арча стадионында укытучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Аны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы (рәисе Вакыйф Харисов) оештырды. Ярышларда 40 яшькәчә һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты, шулай ук хатын-кызлар арасында һәм катнаш эстафета булды.

Беренче урыннарны 11нче балалар бакчасыннан Резеда Хәбибуллина, беренче мәктәптән Рифат Гайнетдинов, Курса-Почмактан Чулпан Шиһапова, Сикертәннән Разил Нәбиуллин яулады. Икенче урыннарда – Түбән Атыдан Алия Җиһаншина, Яңа Кенәрдән Рәмис Хәйруллин, Казанбаштан Рәзинә Хәбибуллина, өченче мәктәптән Рифат Мөхәммәтсафин. Ә Курса-Почмактан Ләйсән Шакирова, Лесхоздан Васыйл Шакиров, Дания Фәхриева, Иске Кыр- лайдан Айрат Ситдыйков өченче булдылар.

Хатын-кызлар арасында эстафетада 11нче балалар бакчасы командасы беренче урынны алды. 9нчы балалар бакчасы һәм Носы мәктәбе командалары икенче-өченче урыннарда. Катнаш эстафетада Лесхоз мәктәбе укытучылары –  беренче. Икенче, өченче урыннарда Яңа кенәрлеләр һәм Арчаның бишенче гимназиясе командалары.

– Мин Яңа Кенәрдә интернат мәктәптә укып киткән идем, – ди Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы Равил Әгъләмов. – 1994 елда бирегә бөтенләйгә кайтып урнаштым. Шул вакыттан бирле мәктәптә укытам. Бер ярышны да калдырганым юк. Һәрчак 2–3 урыннарны алып килә идем. Хәзер дүрткә калдым. 40 яшьтән өлкәнрәкләр белән узышам бит. Миңа быел 58 яшь. Аерма үзен сиздерә шул.

Ә менә Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров 40 яшькә кадәрлеләр белән киткән һәм өченче урынны алган.

– Безнең коллективтан бу яшьтәгеләр арасында узышучы кеше булмады, шуңа таякның авыр башы үземә төште, – ди ул. – Чаңгы спорты белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнәм. Ун ел инде кышын көн дә диярлек чаңгыда чыгам. Сәламәтлек өчен. Бразилиядә кар юк, футбол уйныйлар. Ә бездә ноябрьдән апрельгә кадәр җирдә кар ятканда, ничек аннан файдаланмыйсың. Инвентарьлар алу көчтән килмәслек түгел, чаңгы юллары бар. Арчада мөмкинлекләр аеруча зур. Мин үзем Балтачта яшим. Анда укытучылар арасында мондый масштабта чаңгы ярышлары үткәрелгәне юк. Монда чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр күп икән дигән фикер туды.

– Без уку елы дәвамында спортның 11 төре буенча ярышлар үткәрәбез. Укытучыларга очрашу, аралашу өчен дә бик яхшы чара бу, – ди Вакыйф Харисов.

– Ә җиңү яулау монда зур роль уйнамыймы?

– Ничек кенә уйный. 11 төр буенча да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өч командага спорт инвентарьлары алып бирәбез. Аннан узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрен күпкә яхшырткан спортчы укытучыларга да бүләк каралган. Шулай булгач, көрәш бара монда. Әле нинди генә көрәш!

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение