События

«Ел тәрбиячесе” кем ул? 27.02.2016

«Ел тәрбиячесе” кем ул?

Арча сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында «Ел тәрбиячесе” бәйгесе булды. 

Бәйгедә Арчаның 1нче бакчасыннан Рәзинә Сәлахиева, 4нче бакчадан Гөлназ Фәйзрахманова, 5нче бакчадан Гөлназ Садыйкова, 8нче бакчадан Зөлфия Сираҗиева, 9нчы бакчадан Рамилә Галимуллина, 10нчы бакчадан Гөлнара Шәвәлиева, 11нче бакчадан Гөлназ Хәкимова катнашты.

Бәйге бик күңелле һәм файдалы булды. Бу үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу, башкаларның ничек эшләгәнен күрү дә. Жюрига нәтиҗә чыгарырга кыен булгандыр, чөнки бәйгедә катнашучылар берсеннән берсе оста иде.

Беренче урын 5нче бакчаның тәрбиячесе Гөлназ Садыйкована бирелде. Икенче урынга 9нчы бакча тәрбиячесе Рамилә Галимуллина, өченче урынга 10нчы бакча тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева лаек булды. Башка тәрбиячеләр аерым номинацияләр буенча котлап үтелде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение