События

Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем 26.02.2016

Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем

“Төп йорт килене” район бәйгесе уңышлы гына дәвам итә. Чираттагысы Лесхозда булды. Анда  Казанбаштан биш бала үстереп, ике онык тәрбияләүче, 30 ел кайнана белән яшәгән Фәрия Әлмиева, Күлтәстән Нурания Әхмәдуллина, Югары Пошалымнан 20 еллык килен стажы булган өч бала анасы Резидә Галәветдинова, Лесхоздан 17 ел килен булып яшәгән, шулай ук өч балалы Лилия Фәсхетдинова, Кече Төрнәледән Гөлия Гыйлаҗиева, Түбән Пошалымнан Елена Гарипова катнашты.

Киленнәр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Язмыш- лары да бер-берсенә ошамаган. Яңа Кырлай кызы Фәрия Әлмиева кондитерлыкка укып, Казанбашка эшкә килгән, 18 яшендә шунда кияүгә дә чыгып калган. Нурания Әхмәдуллинаны да язмыш Балтач районыннан Лесхоз якларына алып килгән.

– Мин фермада сыер савам, – диде Резидә Галәветдинова. – Машина да йөртәм, тегәргә, чигәргә яратам. Ирем Илнур белән өч бала үстерәбез. Кайнанам Рауза һәрвакыт киңәшчем һәм ярдәмчем булды.

Лилия Фәсхетдинова туйга килгән җиреннән булачак ире белән танышып, биредә төпләнеп тә кала. Гөлия Гыйлаҗиева да туйда танышып, гаилә кора.

Бәйге шарты буенча алар шулай үзләре белән таныштырып үттеләр, музыкаль яктан осталыкларын да исбатлап күрсәттеләр. Фәрия, Нурания, Лилия, Гөлия җырласа, Елена һәм Резидә биеде.

Төп йорт киленнәренең ни дәрәҗәдә аш-суга оста булуларын да күрдек. Кош теле, гөбәдия, “кырмыска оясы”, чәк-чәк – менә нәрсәләр пешереп алып килгән иде алар.

Ә бәйгенең иң кызык өлеше – буыннар алмашын күрсәтүче шәҗәрә төзү. Бик зур тырышлык сорый торган хезмәт. Киленнәр үзләре ясаган нәсел агачы “эчтәлеге” белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны таныштырдылар.

– Киленнәребез арасында сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнары да бар. Сынатмадылар, уңышлы чыгыш ясадылар. Рәхмәт аларга, – диде Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев һәм бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение