События

Ашытбашта «Авыл көне» 01.03.2016

Ашытбашта «Авыл көне»

21февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ашытбаш авылында «Авыл көне» булды.

Бу бәйрәм авылыбызда икенче ел рәттән уздырыла.Быел без аны узган елдагыга караганда зурырак күләмдә уздырдык. Авылның барлык бала-чагасы, яшьләре, өлкәннәре рәхәтләнеп чана-чаңгы шуды. Мәдәният хезмәткәрләре , авылның иң актив яшьләре (Раил Гайнетдинов, Ришат Галимҗанов һ.б) авыл халкын «Карга боткасы», кайнар коймак, самавыр чәе, пылау белән сыйладылар.

Физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов чаңгы ярышларын үткәрде. Бәйрәмгә Кысна авылыннан Рафил Ибрагимов, Ашытбаш авылыннан Рәис Шакуров атлар да бизәп килгәннәр иде. Бәйрәм спорт уннары белән дәвам итте. Кысна, Ашытбаш авылы егетләре рәхәтләнеп аркан тартты.

Шушы бәйрәмне оештырырга һәм матди ярдәм күрсәткән  Илһам Мөхәммәтҗанов, Илгиз Әхмәтгалиев, Илфат Гыйбадуллин, Ренат Сәлимҗанов, Фоат Әскаровларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә шушы матур традицияне дәвам итәрбез, дип ышанып калам.

Әлфия Нигъмәтҗанова

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение