События

Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды 01.03.2016

Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды

18 нче февраль көне Әлмәт шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында физкультура буенча олимпиада булып узды.

Олимпиадада һәр уку йортларыннан 2 кыз һәм 2 егет катнашты.

Ярышлар урыннан торып озынлыкка сикерүдә, турникта тартылуда, идәнгә таянып яткан хәлдән кулларны бөгү һәм турайтуда(кызлар), 4 тапкыр 100 әр м. арага эстафета йөгерүендә, 4 тапкыр 250 м. арага чаңгыда йөгерүдә  һәм тест сорауларына җавап бирудә көч сынаштылар.

Арча педагогия көллияте командасы 4х100м арага йөгерү эстафетасында, тестларны чишүдә беренче нәтиҗәләрен күрсәтте һәм башка төрләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, гомуми команда ара беренчелектә җиңү яулады.

Команда составында:

Алина Автаномова (211 гр.)

Анастасия Сметанина(141 гр.)

Газинур Лотфуллин(441 гр.)

Рифат Гәйнетдинов(411 гр.)

Чыгыш ясадылар.

Команда Татарстанның спорт министырлыгының бүләкләре тапшырылды.

Б.К. Бакиров

көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение