События

Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды 05.03.2016

Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды

Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, язның беренче бәйрәме. Һәркемнең кыш буе яуган кардан тизрәк арынасы килә, барыбызның да күңеле язны көтә… Шул уңайдан Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды. Бәйгедә Арча 1нче номерлы урта мәктәбенең 9 “А” һәм 9 “Б” сыйныфы укучылары көч сынашты.

Китапханәче уенны башлап җибәрү алдыннан укучыларны әлеге бәйгенең тарихы белән таныштырды. Мисс һәм Мистер-Яз титулы өчен 5 кыз һәм 5 егет көрәште. Алар парлашып, 5 төрле уенда катнаштылар: “8 Март – минем өчен ул…” — сорауга җавап табу; “Кул астындагы әйберләргә реклама ясау”; “Яз килде” – мимика ярдәмендә ситуацияне аңлату”; “Бию”; “Милли киемгә мәдһия” – татар халкының милли киемен киеп, бию үрнәкләре күрсәтү. Укучылар уенда катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, сәләтләрен, белемнәрен, шаянлыкларын сынап карадылар. Һәр бәйгедән соң бер пар төшеп калды. Финал өлешендә иң үткен, тапкыр, нәфис 2 пар көч сынашты. Жюри ролендә укытучылары Надершина Л.Ф. һәм китапханәче Мингазова Г.Н. укучыларның уенын күзәтеп барды һәм нәтиҗә чыгарды. 9 “Б” сыйныфы укучылары Ралинә һәм Тимурга тиңнәр булмады.

Парлар ярышка әзерләнгән арада алып баручы залдагы укучылар белән дә уеннар оештырды. Яз белән бәйле табышмаклар әйтте, укучылар мәкальләрне дәвам итәргә тиешләр иде. Бәйгедә катнашып, егетләр үзләренең кыюлыкларын, кызларга карата игътибарлыкларын, ә кызлар тапкырлыкларын, нәфислекләрен күрсәттеләр. Шулай ук китапханәче бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясады.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение