События

Яше–карты ял итте 07.03.2016

Яше–карты ял итте

Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме, кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре бу чараны берсеннән–берсе уздырып, яңа алымнар кулланып оештыра башлады. Иң кызыгы шунда, ел башыннан бирле шушы бер үк исем астында, бер үк программага нигезләнеп дүртенче чара уза, һәм аларның берсе дә бер–берсенә охшамаган.

“Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Эльвира Сергееваның бер өстенлеге бар – ул “Шатлык”та хуҗалык эшләре буенча мөдир урынбасары булып эшли. Һәм коллектив тулысы белән (хезмәттәшләре генә түгел, балалар да) аңа ярдәмгә килгән.

– Ял көне булуга карамастан, бар да эшкә чыкты, – ди балалар бакчасы мөдире Надия Мифтахетдинова. – Һәрберсе әкият геройлары булып киенеп, чарага килгәннәрнең күңелен күрә. Эльвира үзе балаларны утыртып йөртү өчен кечкенә паровозга кадәр табып алган.

Моннан тыш, Арчаның җиденче, дүртенче мәктәп- ләре, Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни–спорт үзәге ярдәмгә килгән. Айванлылар “Дуслык” боткасы, балалар бакчасы коймак пешереп, балалар һәм өлкәннәрне хуш исле тәмле чәй белән сыйладылар. 7нче мәктәптән Альбина Зыятдинова кул эшләреннән күргәзмә оештырган. 4нче мәктәп күргәзмәсе Тукайның 130 еллыгына багышланган.

Гөлсинә Зиннәтова

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение