События

АХЛ чемпионы кем? 09.03.2016

АХЛ чемпионы кем?

7 мартта Арча Боз сараенда  Арча хоккей лигасында зоналарда җиңгән командалар хоккей буенча район башлыгы кубогы өчен  уйнадылар.

Уеннар баштан ук бик кискен барды. Ярымфиналда Хәсәншәеш командасы әле быел гына оешкан әмма инде шактый остарырга өлгергән “Тайд-фойл” командасын 6:3 исәбе белән отты. Ә финалда районның иң көчле командалары: Арча ветераннары һәм Яңа Кенәр егетләре очрашты. Мондый финалны Олимпия уеннарында гына күрергә мөмкин. Кенәрлеләр исәпне бик тиз ачты. Кайберәүләр алар бик җиңел отар ахры дип тә уйлап куярга да өлгермәде, инде исәп тигез иде. 1:1 саны таблода бик озак сакланды.  Өченче периодта арчалылар тагын бер алка керттерде. Әмма шуны гына көткән кебек, алар яңадан исәпне тигезләп тә куйды. Төп вакыт шулай тәмамланды. Ә менә овертайм башлануга Боз сараена килгән җанатарларын сөендереп Яңа Кенәр егетләре көндәшләре капкасына җиңү алкасы керттеләр. Аларның шатлануларын күрсәгез! Шулай булмыйни, алар бит 7 тапкыр район чемпионнары. Ә бу исемне яулау өчен ничек тырышырга кирәклеген алар үзләре генә белә. Афәрин, егетләр!

Җиңүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Чемпионнарга кубок, медальләр , акчалата бүләк тапшырды. Икенче урын алган арча ветераннар командасы һәм бронза медаль ияләре хәсәшәехлеләр дә район башлыгы бүләкләренә лаек булдылар.
Исрафил Насыйбуллин

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение