События

Арча якташлыгы театральләштерелгән зур концерт–тамашага чакыра 10.03.2016

Арча якташлыгы театральләштерелгән зур концерт–тамашага чакыра

Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештыра. Башлана 18.30 сәгатьтә.

“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы бу. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнаша. Булачак чара Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, Арча төбәгендә яшәүче талантлар катнашында тамашалы дустанә очрашу булыр дип күзаллана.

Катнашалар: Айдар Фәйзрахманов, Гөлзада Сафиуллина, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Нурзадә, "Кызлы йорт", Илназ Бах, Илназ Гарипов, Вәис Бәйрәмов, Фердинанд Фәтхи, Лилия Хәмитова, Фәрид Низамиев, Гөлназ Сафәрова. Арча киленнәре: Люция Мусина, Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова.

Рәхим итегез! Килми калмагыз, бик күңелле булачак!

Белешмәләр өчен телефон: 238-56-17


Возврат к списку


1
Халида Файзрахманова
Иәнмесез! Мин Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе булам. Берләшмәгә һәвәскәр шагыйрьләр,проза, драматургия өлкәсендә каләм тибрәтүчеләр тупланган. Районның әдәби, мәдәни эшендә актив катнашабыз. Эшчәнлегебез якташ шагыйрь, язучылар белән очрашулар, иҗат кичәләре үздыру, "Әдәби мәйдан"нарда чыгыш ясау, "Арча хәбәрләре" , "Арча радиосы" оештырган бәйгеләрдә катнашудан һ.б. гыйбарәт. Узган 2015 нче елны район администрациясенең матди ярдәме белән 4 китабыбыз басылып чыкты. Эшебез турында күп сөйләп булыр иде...
Безнең 7-8 нче апрель көнне сездә узачак кичәгә барасыбыз килә.(берничә кешене генә булса да чакырмассызмы икән).Тел. 89274272608. Зур рәхмәт.
IMG_5864.JPG (2.3 МБ)
Имя Цитировать 1
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение