События

Носы мәктәбе укытучысы Раушан Абдуллин һәм Субаш–Аты мәктәбеннән Гөлгенә Вафина «ТАТМЕДИА» бүләкләренә лаек булды 11.03.2016

Носы мәктәбе укытучысы Раушан Абдуллин һәм Субаш–Аты мәктәбеннән Гөлгенә Вафина «ТАТМЕДИА» бүләкләренә лаек булды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында телерадиокомпания һәм интернет–чыганаклар бар. Ул һәр ел үз газета–журналларына, район газетасына язылучылар арасында бәйге игълан итә. Традиция буенча быел да 2016 елның беренче яртыеллыгына газета–журналларга язылучылар арасында бәйге оештырган иде. Бүләкләре дә, гадәттәгечә, бик яхшы. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең өчтән дә ким булмаган басмаларына язылучылар арасында лотерея уйнатылды, җиңүчеләргә Айпад (монысы төп приз), фотоаппаратлар, савыт–сабалар җыелмалары тапшырылды. Шулай ук иң зур суммага газета–журналларга язылган һәр районнан бер кеше кызыксындыру бүләге алды.

Җиңүчеләр безнең районнан да бар. Носы мәктәбенең математика укытучысы Раушан Абдуллин тоткалы табалар җыелмасына лаек булды. Ул бүген биредә. Соң булса да, уң булсын, диләр. Моның белән Раушан хатынына менә дигән сигезенче март бүләге ясаган.

Ә Субаш–Аты мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлгенә Вафина 3168 сумга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына язылып, кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Бүләкләрне район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Арча мәдәният йорты сәхнәсендә тапшырды.

Әлеге бәйге алдагы елларда да оештырылачак. Катнашыгыз, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына, район газетасына язылып, бүләкләр отыгыз.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение